Accessibility links

“Сүрия дуслары” көч куллануны кичекмәстән туктатырга чакырды


Кызыл хач халыкара комитеты Сүрия хакимияте һәм оппозициясе белән бәрелешләр барган Хомс шәһәреннән тыныч халыкны эвакуацияләү турындагы сөйләшүләрне башлады.

Өч атна элек Хомс көчле утка тотыла башлагач шәһәрдән 27 кеше эвакуацияләнде.

Кичә Туниста “Сүрия дуслары” халыкара конференциясендә катнашучылар илдә кичекмәстән көч куллануны туктатуга чакырып декларация кабул итте. Алар шулай ук Димәшккә каршы басымны арттырачагын, аерым алганда Сүриягә чикләүләр кертү режимын саклау һәм яңаларын булдыру турында килеште. Конференциядә катнашкан 60 ил вәкиле оппозициядәге Сүрия милли шурасын халык мәнфәгатьләрен яклаучы буларак таныды һәм илдә милли бердәмлек хөкүмәтен булдыруга чакырды.
XS
SM
MD
LG