Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46

Алматыда протест чарасында катнашучылар арасында тоткарланучылар бар


Казакъстанның Алматы шәһәрендә хакимият белән килештерелмәгән оппозиция митингы узды.

“Интерфакс” язуынча, анда 300ләп кеше катнашкан. Шуларның 28 тоткарланган һәм унысы җибәрелгән. Хокук саклаучлыр акциянең бер өлешен камап алырга тырышканда демонстрантлар белән полиция арасында бәрелешләр чыккан.

Митингка чыгучылар “Алга” теркәлмәгән партиясе вәкиле Владимир Козлов, “Взгляд” оппозиция газетасы баш мөхәррире Игорь Винявскийны азат итүне һәм Җаңаөзендәге чуалышларны бастыру вакытында кешеләр үлемендә гаеплеләрне җәзага тартуны таләп иткән. Астанада да хакимият белән килештерелмәгән каршылык чарасында катнашучы 20 кеше Җаңаөзендәге хәлләрне ачыктан-ачык тикшерүне таләп иткән.

XS
SM
MD
LG