Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко” фиркадәшләрен президент сайлауда барлык намзәтләргә дә каршы тавыш бирергә чакырды


“Яблоко” федераль сәяси шурасы бүгенге утырышында президент сайлауга партия позициясен билгеләде.

“Яблоко” башлыгы Сергей Митрохин үз чыгышында фиркадәшләрен барысына да каршы тавыш бирергә чакырды. Аның сүзләренчә, “Яблоко” фиркасен оештыручыларның берсе Григорий Явлинскийны президентлыкка намзәт итеп теркәмәү сайлауның канунилыгын шик астына куя.

Намзәтләр Сергей Миронов, Михаил Прохоров, Геннадий Зюганов һәм Владимир Җириновскийны Митрохин 4 марттагы сайлауда Владимир Путинның “сәяси ярдәмчеләре” дип атады.
XS
SM
MD
LG