Accessibility links

Казанда Путинны яклап митинг узды


Бүген Казанда Русия президентлыгына намзәт Владимир Путинны яклап “Соцпроф” Русия һөнәр берлекләре җәмгыяте митинг уздырды. “Интерфакс” язуынча, анда 60лап кеше катнашкан.

Оештыручылар чараны ике мең ярым кеше катнашында Ирек мәйданында уздыруны сорап гариза язган булган, ләкин шәһәр хакимияте башка урын сайлауны таләп итеп аны кире каккан. Ләкин оештыручылар барыбер Ирек мәйданына чыгарга булган. Хәзер аларга штраф яный.

Чарада катнашучылар “Владимир Владимирович, безгә һәм безнең балаларга торагыбызны саклап калырга ярдәм итегез”, “Кукмара районы башлыгы бездән баш тартты” һәм башка эчтәлектәге шигарьләр тоткан иде.

Азакта алар “укытучылар, табиплар һәм балалар тренерларына тиешле хезәт хакы”, “халыкка спорт корылмаларында бушка шөгыльләнү”не булдыруны таләп итеп резолюция кабул иткән.

Аз кеше булу сәбәпле, полиция митинг уздыруга каршы килмәгән.
XS
SM
MD
LG