Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия халкы конституцияне үзгәртү турында референдумда катнаша


Бүген Сүриядә күп партияле сәяси система һәм алдагы өч айда илдә парламент сайлавы уздыру турында конституциягә үзгәрешләр кертү өчен референдум үтә. Рәсми мәгълүматларга караганда, анда катнашучылар саны югары.

Оппозиция халыкны тавыш бирүдән баш тартырга һәм Башар Әсадның президентлыктан китүен таләп итәргә чакырган иде. Чит дәүләтләр көч куллану дәвам иткәндә мондый референдум уздыруны кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Тавыш бирү көнендә дә бәрелешләр дәвам итә. Һомс каласында тыныч халыктан тугыз кеше һәм хөкүмәт көчләренең дүрт хәрбие һәлак булган. Шимбә көнне ил буйлар йөздән артык кеше үлде, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG