Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:54

Бакуда һәм Истанбулда Хоҗалы фаҗигасенең 20 еллыгы уңаеннан матәм чаралары узды


Азәрбайҗан башкаласында Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә булган фаҗигане искә алу чарасында бүген дистәләгән мең кеше катнашты.

Хоҗалы корбаннарына һәйкәлгә таба йөреш оештырган кешеләрнең кулларында "Дөнья, Хоҗалы геноцидын таны", "Без Карабахка кире кайтачакбыз" дигән шигарләр тоткан иде. Һәйкәлгә президент Илһам Алиев та чәчәкләр салды. Җирле вакыт белән кичке 5тә ил буйлап бер минут тынлык игълан ителде, транспорт туктады.

Азәрбайҗан ягы мәгълүматларына караганда, 1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрби көчләре совет гаскәрләре ярдәмендә Хоҗалы шәһәренә һөҗүм итеп күпләп тыныч халыкны үтергән. Баку хәбәр итүенчә, 613 кеше үлгән, алар арасында 63 бала, 106 хатын-кыз, 70 олы кеше булган. 1275 кеше тотык итеп алынган. Аларның 155 язмышы бүген дә билгесез булып кала.

Быел Хоҗалыдагы күпләп үтерү очрагын геноцид итеп таныту максатында Азәрбайҗан Төркиядә зур эшчәнлек алып барды. Истанбулның мәшһур Таксим мәйданында Хоҗалыда һәлак булган азәриләр искә алынды. Халык кулларына азәри һәм төрек байраклары тотып сугыш һәм үтерүгә каршы шигарләр әйтте.

XS
SM
MD
LG