Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь Ибраһим Биектаулы 75 яшен билгели


Ибраһим Биектаулы
Ибраһим Биектаулы

28 февральдә Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Ибраһим Биектаулы үзенең 75 яшен билгели.


Ибраһим Биектаулы исеме Удмуртия укучыларына гына түгел, татар дөньясына да яхшы таныш. Аның беренче шигыре 1991 елда Удмуртиядә дөнья күргән татар газетасы “Яңарыш”та басыла. Соңрак шушы газета битләрендә, Татарстанда чыгып килүче башка газета-журналларда шигырьләр бәйләме еш чыга.

Ибраһим ага үзен кечкенәдән шагыйрь итеп хис итүенә карамастан, ул үзен төрле өлкәләрдә сынап карый.

Ул үткән гасырның җитмешенче елларында Удмуртиягә Казан авиация институтын тәмамлап килеп урнаша. Ижау радиозаводында 35 ел инженер-конструктор булып эшли.

Ә шулай да 60-70нче елларда киң таралган физиклар һәм лириклар бәхәсенә килгәндә, ул бу үлчәү тәлинкәсендә үзен кем дип саный икән соң?

Ибраһим Биектаулы: “Икесе дә бертигез. Мин заводта эшләгәндә кайбер әйберләр ясаганда канәгатьлек хисе алдым. Инде шигырьләр язу да минем өчен зур бәхет”.

Тормыш тәҗрибәсен туплаган шәхес буларак, кешелек дөньясының яхшылыгын аңлаган, шул ук вакытта аның тискәре якларын күреп, алардан югарырак күтәрелергә омтыла шагыйрь. Шуңа да аның иҗатына фәлсәфи уйланулар хас. Шагыйрьнең фикерләре укучыны галәм биеклегенә күтәрә.

Ерактан китеп карасак, шагыйрьнең татар телендә мөстәкыйль ике “Җирдән җиде җиһанга”, “Галәм серләре” исемле шигырьләр җыентыгы, рус телендә “Мгновения” дип аталган тәрҗемәләр тупламасы басылып чыкты. Беренче каләм тибрәтә башлаучылар өчен әдәби түгәрәк оештырып, күпме милләттәшебезгә шигърияткә юл ачты Ибраһим ага. Әмма тормышта һәм иҗатта аралашыр кешеләренең аз булуыннан канәгать түгел автор.

“Шагыйрь өчен аралашу, аудитория кирәк. Безгә укучылар белән ешрак диалог кирәк. Бу әлегә бик тәтеми”, ди Ибраһим Биектаулы.

Ибраһим Биектаулы сүзләренә Раиф Бәһәветдинов күп кенә җырлар да язды.Алар икесе – шагыйрь һәм композитор, инде күп еллар бергә иҗат итәләр. Җырларын җирле сәнгатькәрләр үз репертуарларына ала. Шагыйрь һәм композиторның уртак иҗат җимешләре – дистәләгән лирик һәм патриотик җырлары тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Казан, Чаллы шәһәрләрендә төрле бәйгеләрдә дә җиңүчеләр исемлегендә аталды. Ибраһим Биектаулы җырларын да аерым китап итеп бастырып чыгарырга өметләнә. Шулай ук аның тагын бер хыялы бар – Казанда иҗат кичәсен оештыру.

Ибраһим Биектаулының иҗаты соңгы елларда тагын да югарырак биеклеккә күтәрелде. Фәлсәфи темаларга поэмалар иҗат итте ул.
XS
SM
MD
LG