Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Оскар» бүләге: иң яхшы фильм – “Артист”


Лос-Анджелеста “Оскар” американ киноакадемиясенең бүләге тапшырылды.

Иң яхшы ел фильмы дип Мишель Хазанавичусның “Артист” фильмы танылды. Хазанавичус шулай ук иң яхшы режессура өчен дә бүләк алды. Статуэтканы алганда ул фильмда уйнаган эткә рәхмәтле булуын әйтте. Иң яхшы ир кеше роле өчен шул ук фильмда катнашкан Җан Дюжарден бүләкләнде.

Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы дип “Тимер леди” фильмында Маргарет Тэтчерны уйнаган Мэрил Стрип танылды.

Иң яхшы анимация фильмы өчен бүләк Гора Вербинскиның хамелеон турындагы “Ранго”га тапшырылды.

Чит телдәге иң яхшы фильм дип Иранның “Надер һәм Симин аерылышуы” танылды. Әлеге фильм күптән түгел Берлин халыкара фестивалендә алтын һәм ике көмеш аю алган иде.

Икенче пландагы рольләр өчен бүләкне Тейта Тейлорның “Хезмәтче” фильмында уйнаучы Октавия Спенсер һәм Майк Миллсның “Башлаучылар” трагикомедиясендә ата ролен уйнаучы 82 яшьлек Кристофер Пламмер алды.
XS
SM
MD
LG