Accessibility links

Марсель Хәйретдинов: "Тыныч инкыйлаб безгә дә килеп җитте"


"2011 елның 25 гыйнварында Тәхрир мәйданында башланган тыныч инкыйлаб безгә дә килеп җитте", ди Марсель Хәйретдинов
"2011 елның 25 гыйнварында Тәхрир мәйданында башланган тыныч инкыйлаб безгә дә килеп җитте", ди Марсель Хәйретдинов

"Бер ел элек Мисырның Тәхрир мәйданында башланган тыныч инкыйлаб безгә дә килеп җитте, без хәзер башка илдә яшибез", ди Чаллы язучысы Марсель Хәйретдинов.


Марсель Хәйретдинов – заманында Чаллы татар милли хәрәкәтендә байтак эшләр башкарган шәхес. Аның тарафыннан шәһәрдә “Милли йорт” иҗат остаханәсе дә оештырылды. Ул бу остаханәнең җаваплы сәркатибе дә булып эшләде. Шулай ук милли хәрәкәткә юнәлеш бирүче язма-концепцияләре белән дә танылды.

Хәзерге вакытта Марсель әфәнде фәлсәфи язмалар, шигърият, милләт теориясен булдыру өстендә эшли. Үзе әйтүенчә, аның милләткә кагылышлы фәлсәфи язмаларын аңлаучылар әлегә күп түгел. ”Бу язмалар бүген кирәк тә түгелдер, бәлки. Ләкин язмалар алдагы чор өчен мөһим булачак. Мин киләчәкне күзалларга, алдан күрергә омтылам”, ди ул.

Без төрле юнәлештә иҗат итүче Марсель Хәйретдинов белән очраштык һәм дөньяда һәм Русиядә барган бүгенге үзгәрешләргә аның мөнәсәбәтен белдек.

– Марсель әфәнде, узган елның декабрендә Русия парламентына сайлау узды. Хәзер Русия президентын сайлауга санаулы гына көннәр калып килә. Сез фәлсәфәче буларак, шушы сайлауларда нинди мәгънә күрәсез?

– Алдагы сайлау яңа вәзгыятьтә үтә, гадәти сайлауларга ошамаган. Чөнки дөньяда 2011 елның 25 гыйнварында тыныч инкыйлаб башланды. Бу инкыйлабка юл Мисырның Тәхрир мәйданында “мөселман кардәшлеге” җәмгыяте тарафыннан ачылды. Бу инкыйлаб дулкыны Нью-Йоркта “Уолл стритны яула” дигән хәрәкәтне, “Без – 99%” дигән шигарне күтәрде. Ул аннан Канада, Көнбатыш илләре башкалалары аша Мәскәүгә барып җитте. Анда Сазлык мәйданы, Сахаров проспекты, Тәүбә тавында зур урам җыеннарын күзәттек. Шулай итеп, тыныч инкыйлаб безгә дә килеп җитте. Аның чагылышын узган елның 5 декабрендә узган урам җыеннарында да күрдек.

– Марсель әфәнде, инкыйлаб тыныч була алмый, ул сугыш, кан белән бәйле дигән фикерләрне дә еш ишетергә туры килә бит?

– Тыныч инкыйлаб кешелекнең, җәмгыятьнең тыныч юл белән үзгәрүен аңлата. Мисырда менә “мөселман кардәшлеге” сугыш белән түгел, тыныч юл белән җәмгыять нигезен үзгәртү юлына басты. Бу агымны бар дөнья сизде, агым дөнья буйлап таралып килә, безгә дә килде.Төрле гарәп илләрендәге бәрелешләрне күз алдында тотмыйм бу очракта, аерым Тәхрир мәйданын, үзгәрешләр башында торучы буларак бәялим. Әйе, башка илләрдә сугыш бара.
Путин сайланачак, әмма бу инде мөһим түгел

Без, гомумән дөньякүләм сугыш шартларында яшибез. Шул сугыш шартларында тыныч инкыйлабка юл ачылды. Без сугыш юнәлешенә иярергә түгел, тыныч хәрәкәткә иярергә тиеш. Мәскәүдә барган урам җыеннары тыныч хәрәкәткә керә. Биредәге урам җыеннарын полиция таратмый. Шушы вазгыятьтә без үзебезне башкача тотабыз, без кыйнашмыйбыз, без тыныч юл белән үзгәрергә телибез. Бу инкыйлаб дулкыны безгә тәэсир ясый. Алдагы сайлауда Путинны сайлыйбызмы-юкмы, бу мәсьәлә хәзер төп мәсьәлә түгел. Әлбәттә, Путин сайланачак. Әмма, моннан да мөһимрәк күренеш тора алдыбызда – безне тыныч инкыйлаб каплады. Бу шартларда без инде элеккечә яши алмыйбыз, элеккечә яшәү мөмкин түгел. Дөньядагы вазгыять бик зурдан, глобаль үзгәрде.

– Русиядә сез әйткән инкыйлабка 4 мартта булган парламент сайлаулары этәргеч бирде дип саныйсызмы? Бу сайлауның гаделлегенә нинди карашта торасыз?

– Бу сайлау моңа кадәр булган сайлаулар кебек гадәти иде шикелле. Аңарчы да алдадылар, монысында да алдадылар. Ләкин инде вазгыять үзгәргән иде һәм халык бу сайлауны кабул итә алмады, гаделсезлекне кичермәде. Халык буйсынуы хакимият карамагыннан чыкты, хакимият ишелде. Хәзерге вазгыять илдә гел икенче, без яңа чынбарлыкта яшибез. Шуны аңламасак, бик күп ялгышлыклар ясарга мөмкинбез.

Минем шушы уңайдан язган икеюллыкларым бар. Кайберләрен мисал итеп китерәм:
Татар инкыйлабы әле дәвам итәчәк,
Нурлы яшәү юлына милләт үтәчәк.

Урыс инкыйлабын күзәтәбез,
Нурлы үзен аңа төзетәбез...

Барлык илләр ачык мәйданда –
Эчкерсез, туры сүз әйтелсен кайдан да.

Хак асылыбызда барыбыз да уяныйк,
Күкрәктәге ләлә чәчәгенә уянуда таяныйк.

Олы җиһад барыбызны да көтә,
Яктылык үлчәнешенә дөньябыз безнең үтә.

Милли инкыйлабка без иртәрәк кердек,
Илнең хәрәбәсендә ирек эзләп йөрдек.

– Марсель әфәнде, Сез бу икеюллыкларыгызда “татар инкыйлабы дәвам итәчәк” дисез, шулай ук “урыс инкыйлабы” турында да сүз алып барасыз. Бу фикерләрнең мәгънәсенә якынрак килсәк иде?
Илдә урыс инкыйлабы бара, без аңа теләктәшлек итәргә тиешбез

– Хәзерге вакытта Мәскәүдә урыс инкыйлабы җәелә. Төрле фиркаләр, сәяси көчләр, халык күтәрелә. Илнең төрле төбәкләрендә шундый ук күренеш. Бу күтәрелү тыныч юл белән бара. Монда сәяси ихтыяр белдерү күренә. Моңа кадәр шушындый көчләрне милиция куып тарата иде. Ә хәзер фикер белдерү тыныч шартларда бара. Бу үзгәрешләрнең яңа вазгыятькә керүен күрсәтәдер. Хәзер урыслар ачыктан-ачык илләре, милләте хакында сүз алып баралар. Алар бу хакта сүзне гел куерталар, турыдан-туры сөйләшәләр. Моны эчкерсез сөйләшү дә дияр идем. Бу – урыс инкыйлабы һәм без аны рәхәтләнеп кабул итәргә, теләктәшлек итәргә тиешбез. Чөнки бу – илдәге вазгыятьне уңай якка үзгәртә. Алар бер-берсен ишетергә өйрәнсә, алар безне дә, башка милләтләрне дә ишетә башлаячаклар. Әгәр алар бер-берсен ишетми икән, безне күрмәячәкләр. Бер-береңне күрү, аңлау культурасы тусын.

– Узган урам җыеннарында шундый фикерләр дә әйтелде, Мәскәүдәге чараларда Көнбатыш һәм Америка кулы уйный. Бу фикерләргә мөнәсәбәтегез нинди?

– Салават күперендә җиде төс күрәбез. Кешенең тәнендә, умыртка сөягендә һәм башында җиде энергия үзәге бар. Умыртка сөяге астында кызыл энергия. Аннан кызгылт-сары, сары, яшел, зәңгәр һәм шәмәхә энергия. Җәмгыятьтә дә “салават күпере” булырга тиеш. Анда да төрле төсләр, төрле фиркаләр булырга тиеш. Биредә кызыл төс, коммунист-социалистлар да булырга тиеш. Алардан башка мөмкин түгел. Шул ук вакытта сарылар да кирәк. Әмма беркемнең дә монополиясе булырга тиеш түгел. Менә Мисырда “мөселман кардәшлеге” астан халык фронтын төзеде. Дистәләгән ел буена халыкны берләштерде. Бездә ул өстән төзелде. Әмма чын демократияне аны астан төзергә кирәк. Дөресрәге, хәрәкәт астан да, өстән дә булсын. Шуңа һәр фирканең табигый урыннары бар, һәрберсен хупларга кирәк. Шул ук яссылыкта һәр милләт, һәр кеше кирәк. Без яңа юлга чыгабыз һәм күп үлчәнешле дөньяга аяк басабыз. Монда һәр милләтнең, һәр кешенең үз урынын табарга тиеш.

– Менә шушы үзгәрешләрдә татар халкының тоткан урыны нидән гыйбарәт булачак?

– Безнең милләт – дәүләтләр, җәмгыятьләр төзүче, иҗат итүче бөек милләт. Татардан башка бу илнең киләчәге юк. Без монда үзенә күрә бер иҗат остаханәсен үтәргә тиеш булабыз. Без юлны табып, аны өйрәнеп, әйдәп баручы рәвешендә яшәргә тиешбез. Яңа тәҗрибәне табу, яңа тәртип кертү дә безнең көчтән килә. Илдә татарсыз яңа җәмгыять төзү мөмкин булмаячак. Шул ук вакытта бу дөньяда һәр милләтнең үзенең илаһи урыны, вазыйфасы, кабатланмас үзенчәлекләре бар. Үзебезнең илаһи асылыбызны ачарга кирәк. Мин олы җиһад турында әйткән идем. Барыбызга да шушы җиһад аркылы узарга туры киләчәк.Үзеңнең нәфесеңне, тәкәбберлегеңне, мин-минлегеңне, чикләнгәнлегеңне җиңү җиһады булачак ул. Бу эчке сугыш кешедән яңа бәндә ясый. Бу бәндә икенче, тыныч, үз-үзен яшәтә ала торган, урынын белүче бәндәгә әверелә. Сугыш турында сүз дә бармый. Асылыбызга кайта алмаганга без сугышып яшибез.
XS
SM
MD
LG