Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:38
Чаллыда машинасында дини байраклар йөрткән өчен тоткарланган Рәис Гыймадиев гел күзәтүдә булуын әйтә. Гыймадиев әлеге хәлләрне “Азатлык” радиосына да сөйләде.

– Бер мөселман кардәш белән яшәгән урынымнан чыгып, хәләл кафега кереп чыктык та, машинага утырып кузгалмакчы гына булган идек, безнең яныбызга участкок полициясе вәкиле килеп документларымны сорады. Минем монда гына яшәгәнне аңлады, документларны кире бирде һәм яңадан кузгалып киткәндә генә ике полиция вәкиле килеп, инде дустымның да документларын алып ОМОН белән куркыта-куркыта Автозавод районы эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр.

– Алып китүне нәрсә белән аңлаттылар?

– Үзара рациядән сөйләшкәндә: аларда экстремистик төсмердәге милли байраклар бар дип әйттеләр. Гәрчә мин аларга байракларда Ләә Иләһә Илләлләһ Мөхәммәд Рәсүллүллаһ дип язылганын әйттем.

– Ул байраклар сезнең машинада тора идеме?

– Машинаның эчендә бәләкәй генә байраклар алар. Матурлык өчен куелган әйбер инде.

– Сез аны кибеттән сатып алгансыздыр бит, сатыла торган әйбердер?

– Юк, кибетләрдә сатылмый. Миңа аны ниндидер чарада бүләк иткәннәр иде мөселман дуслар. Шуннан алып киттеләр бүлеккә һәм машинаны тентеп, бернинди документсыз ноутбукны, ике флэш-картаны һәм дустымның ике телефонын алдылар. Ул әйберләрне безгә икенче көнне генә кайтардылар. Боларны экстремизмга каршы бүлек хезмәткәре эшләде. Гәрчә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе безнең әйберләрне кире кайтарырга боерык бирсә дә, хезмәткәр үзе карар чыгарып "иртәгә генә бирәм" дип әйберләребезне алып калды. Безгә аңлатма язарга куштылар.

– Аңлатманы нәрсә дип яздырдылар, байраклар ни өчен машинада тора дипме?

– Юк. Үзем дә аңламадым ни өчен яздырганнарын. Исем-фамилия сорадылар, кайда эшләү һәм яшәү урынын сорадылар. Бүтән байраклар турында сүз чыгармадылар. Үзара гына "Сез бу байракларны алып куйсагыз хәерлерәк булыр”, дип әйттеләр. Соңыннан бармак эзләрен алдылар, фотога төшерделәр. Шулай ук моны ни өчен эшләгәннәрен аңламадым.

Без башта бернинди аңлатма язмыйбыз, берни эшләмибез дигән идек, безне "шушы процедураны үтәгәнче ябып куябыз, җибәрмибез" дип куркыттылар. Безнең балаларны бакчадан аласы бар иде, бүтән эшләр дә бар иде, шуңа кушканнарын эшләдек тә киттек. Дөресен генә әйткәндә, мине гел кисәтеп торалар. Әле бер көнне генә килеп тикшереп чыгып киттеләр: өйдәме мин, ни эшлим. Алар үзләренчә аны “син безнең бүлеккә карыйсың, безгә сине караштыргалап торырга кушылган” дип аңлата инде. Алар мине халык күз алдында дошман итеп күрсәтергә телиләр, чөнки мин мөселман буларак дөреслекне яратам һәм аны башкаларга да җиткерәм. Шуның өчен инде мине 2007 елны мәхкәмәгә тарттылар, ягъни экстремизмда гаепләделәр. Хәзер дә нәкъ шундый эшебез бара. Әле ул Югары мәхкәмә карар чыгаргач кына үз көченә керәчәк. Шәһәр мәхкәмәсе безнең карарны үзгәрешсез калдырды. Бу эш нигезендә без биш кеше барабыз һәм безнең бишебезгә төрмә җәзасы чыгарылды. Мине ел да ике айга, кардәшемне бер елга, калганнарга да шундый карарлар чыгардылар. Без моны киредән шикаять итәчәкбез, Европа мәхкәмәсенә дә документларыбызны җыеп бирмәкче булабыз.

– Алар сезне Хизбут ут-Тәхрир оешмасына карый дип гаеплиме?

– Әйе, нәкъ шундый гаепләү карары чыгарып, ялган шаһитләр тапканнар, алар хәтта мәхкәмәдә үз сүзләрен дәлилли дә алмады. Шуңа да карамастан, хөкемдар барыбер аларның сүзләрен исәпкә алды һәм хөкем карары чыгарды. Безне террор оешманы оештыруда катнашуда гаеплиләр.

– Алар моны нәрсәгә нигезләнеп чыгарды?

– Моның нигезендә ялган шаһитләр сүзләре ята. Бу мәхкәмәдә дә ачыкланды. Аларның берничәсе хөкемдарга ачыктан-ачык курку хәлендә аңлатмалар бирүен әйтте. Хәзер бу сүзләрдән баш тартабыз дип әйттеләр. Шуның икесе мәхкәмәдә дә үз аңлатмаларыннан баш тартырга курыкты, шуңа да карамастан, үз сүзләрен яңадан кабатлап әйтә алмадылар. Бу үз сүзләрен сөйләмәгән, ә беркетмәне генә имзалаганнар һәм аны укымаганнарын күрсәтә.

– Димәк, сез даими күзәтүдә торасыз?

– Әйе, шалтыратып торалар яки килеп китәләр. Безне куркыныч кешеләр рәтенә керәсез, диләр.

– Димәк, байрак белән килеп туган хәлдә тиктомалдан чыкмаган?

– Юк, минемчә байрак белән туган хәл ул очраклы гына килеп чыкты. Шул байракны күреп тоткарладылар. Алар бит үзара сөйләшкәндә экстремистик төсмердәге милли байраклар дип әйтте. Әмма нинди экстремистик төсмердә булуын аңлата алмадылар. Ләкин үзләре байракны алмады, бары “яшереп куйсагыз хәерлерәк булыр” дип кисәттеләр. Мине берничә тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре дә туктатып шундый сорау биргәннәр иде. Аларга байраклар турында йөкләмәләр бирелә икәнен аңладым. Әмма нинди йөкләмәләр икәнен ачыклый алмадым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG