Accessibility links

Кайнар хәбәр

Огайо штатында һөҗүмдә өч мәктәп укучысы яраланган


Американың Огайо штатында кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә өч мәктәп укучысы яраланган.

Әлеге хәл Кливлендтан ерак түгел Шардон шәһәрендә булган. CNN хәбәр итүенчә, бүген иртән ике һөҗүм итүче мәктәп ашханәсендә ут ачкан. Яраланган укучыларның сәламәтлеге турында әлегә мәгълүматлар юк. Бары аларны хастаханәгә озату өчен боралак чакыртылуы гына әйтелә.

Ут ачучыларны тоткарлау һәм һөҗүм сәбәпләре турында шулай ук билгесез.
XS
SM
MD
LG