Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының күренекле артисты Равил Шәрәфи театр мөдире Шамил Закировның вафатына мөнәсәбәттә: “Ул артистларны да үз туганнары кебек якын күрде, Русиядәге хәлләргә дә бик борчылды”, дип әйтә.

Казанда 24 декабрь көнне гадел сайлаулар таләбе белән Меңъеллык мәйданына җыелган халык арасында Камал театрыннан Шамил Закиров белән Равил Шәрәфи дә бар иде. Равил Шәрәфи фикеренчә, хәзерге җитәкчелекнең эше сүздән ерак китми, илне яхшы үзгәрешләргә җитез алып бара торган кеше җитәкләргә тиеш.

– Равил абый, Азатлык радиосы исеменнән Камал театрының, артистларның, татар җәмәгатьчелегенең, гомумән, татар халкының кайгысын уртаклашабыз...

– Рәхмәт. Бөтенләй көтелмәгән хәл булды бу. Кичә безгә Шамил Зиннур улының вафаты турында спектакль уйнап чыкканда хәбәр иттеләр. Бу хәбәргә аңсыз калгандай булдык.

Алдарак әз генә сигналы булып алган иде аның. Өченче көн без Шамил әфәнденең машинасында Яшел Үзән каласына спектакль куярга барган идек. Юлда ул: "Нигәдер тыным бетә, берәр җирдә туктап басып торырмын әле", дип әйтеп алды. Мин: "Шәһәрдән чыгыйк инде, Аккош күле тирәсендә һава сафрак булыр", дидем. Мин аңа бераз җиңеләймәсме дип валидол да биреп карадым. Басып торып кергәннән соң, аны капты да, бераздан ул: "Менә җиңеләйтеп җибәрде бит әле, тыным иркенәйде", дип әйтте. Кайтканда да аның машинасында кайттым мин. Өйгә кадәр озатып куйды. Машинасы китми торды, мин дә өйгә керми карап тордым. Шуннан кузгалып киткәч, кереп киттем. Менә шул безнең соңгы күрешү булып калды.

– Шамил абый үзенең соңгы минутына кадәр кешелеклелек сыйфатларын саклап, театрның атасы дигән исемне горур йөртергә тырышты.

– Нәкъ шулай. Мин үзем аннан олы булсам да, аңа олы кеше сыман карый идем. Җитәкче буларак кына түгел, ә аның белән үземнән олы кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшә идем. Ул бөтен кешенең дә кайгысын үз йөрәгенә алды. Кайгысы, шатлыгы булса да, матди ярдәм кирәксә дә бөтен кешегә ярдәм итәргә тырышты. Кирәк булса хастаханәсенә дә алып китә иде. 1998 елны бавыр өянәге булгач, ул үзе хастаханәгә алып барып көчләп салды, шуннан операция ясадылар. Әгәр шулай булмаса, мин күптән үлгән булыр идем. Мин генә түгел, кем генә булмасын, бөтенесенең хәленә кереп аның авыруы белән авырды, шуңа күрә үзе өчен вакыты да калмаган аның. Йөрәгем дип бер тапкыр да зарланганы булмады бит аның. Җыелып килгәндер инде...

– Театрдагы тормыш өчен генә түгел, белүебезчә, Шамил абый Татарстанның бәйсезлеге өчен дә, Русиядәге гомум хәл өчен дә бик борчыла иде.

– Милләт язмышы өчен дә, телебез өчен дә, гомумән, бөтен нәрсә өчен бик борчылды ул. Аны бөтен дөнья белә иде. Вафаты хәзер бөтен дөньяга таралды. Финляндиягә барып җиткән. Төркиядән дә: “Сабыр итегез, киләбез”, дип шалтыраталар, дип әйтәләр. Шундый кеше иде шул ул.

– Азатлык радиосы Шамил абый белән соңгы әңгәмәләрнең берсен халык "Гадел сайлаулар" таләбе белән Меңъеллык мәйданына җыелган вакытта язган иде.

– Ул да бар иде анда, мин дә чыккан идем. Ул бернәрсәгә дә битараф түгел иде.

– Шамил абыйны да, Сезне дә Русиядәге тормышның гадел булуын теләгән кешеләр дип әйтергә буламы?

– Шулай. Нәрсә генә димәсеннәр, мин үземнең сайлауның ялган булмавын телим. Халык ничек тели, үз акылы һәм үз башы җиткәнчә сайласын, ләкин анда маташтыру һәм хәрәмләшүләр булмасын. Бу - аның да принцибы иде. Халык нинди – аның үзенә лаек җитәкчеләре була, дип әйтәләр. Шуннан чыгып караганда, сайлый икән, сайласын.

– Якынлаша торган президент сайлавы Сезнең театрның авыр кайгысы белән дә бергәрәк туры килә. Артистларның сайлауга мөнәсәбәте ничегрәк, барабыз, диләрме?

– Баралардыр дип беләм. Төрле кеше төрлечә инде. Мин үзем, әйтәм бит, сайлау хак һәм гадел булсын, дип телим. Гаделлек булса әйбәт дип карыйм мин.

– Сезнең күңелегезгә хуш килгән берәр намзәт бармы? Сайлап куярдай кеше бар дип уйлыйсызмы?

Равил Шәрәфи митингта

Равил Шәрәфи митингта

​– Хәзер сайлауга чыккан намзәтләр безнең күз алдында бик озак торган кешеләр. Дөресен генә әйткәндә, халыкны туйдырып та бетерделәр. Моңа кадәр булган сайлауда җиңә алмагач, булдыра алмагач, алар үзләренең кандидатураларын алырга тиешләр дә бит. Сайлау гадел булмый дип уйлагач та, минемчә, алар үзләренең намзәтлекләреннән баш тартырга тиешләр. Соңыннан "Бу гаделсез булды", дип йөрүдән мәгънә юк. Безнең оппозициядә торган кешеләрнең шактыена – Немцовлар, Касьяновларга халык артык ышанмый инде хәзер. Алар хакимияттән бер тапкыр киттеләр бит инде...

Мин, мәсәлән, үземнең гади акылым белән генә карыйм да, яңалардан килүче Прохоров, бәлки, киләчәктә булдыра алыр дип ышанып торам.

– Татарстанда Путин файдасына хакимият куәтен куллануны сизәсезме?

– Минем үземә басым булмаганга, мин ул көчне файдаланалармы-юкмы, әйтә алмыйм. Мине җыелышларга йөртмиләр. "Фәләнне сайла", дип әйткән кеше юк. Ирекле кеше булып кала бирәм. Башка җирдә ничектер ул, белмим. Мин фиркадә түгел.

– Равил абый, гомумән алганда халыкның "Бердәм Русия" фиркасеннән туйганлыгы сизелмиме?

– Кайбер кешеләрдә сизелә ул. Ә кайбер кешеләр, мин үзебезнең артистлар арасында да беләм, "Путиннан башка кеше юк әле, ул тормышны рәтләде", диләр. Мин алар белән бәхәсләшмим, чөнки һәркемнең фикерен хөрмәт итәм. Мин үзем хакимияттә бик озак утыруга каршы кеше. Озак утыру әйбәт түгел дип саныйм.

– Аңлавымча, Сез илдә яхшы якка яңа үзгәрешләр тизрәк һәм ешрак булуын телисез?

– Шулай. Үзгәрешләр активрак эшләнсен иде. Үзгәрешләр сүздә генә булмасын иде. Безнең бөтен оппонентлар: "Байлар белән ярлылар арасында аерма күп", дип сөйләп тора. Ул аерма, чыннан да, бик зур бит. Путинга каршылар бу сүзләрне чын күңелдән әйтәме, алар килсә, алар эшли аламы, әллә юкмы? Ансы да билгесез бит. Һәрхәлдә мин үзем ирекле кеше. Теләгәнне ирекле сайлыйм мин.

– Татар җәмәгатьчелеге безнең сәхифәләрдә, Путин сәясәтенә дә, "Бердәм Русия" хакимияте вакытында татар теленә, татар мәктәбенә, татар фәненә игътибар булмады дип шикаять белдерде.

– Дөрес. Без милләт мәсьәләсендә бердәм булырга тиеш. Милләт һәм милләтләр мәсьәләсендә хәзерге хөкүмәтнең позициясе миңа да ошап бетми. Без әле кичә генә артистлар белән: "Кырда бер ромашка гына үссә, ул матур түгел бит. Кыр бөтен чәчәкләр белән дә матур. Милләтләр дә шулай бит ул", дип сөйләшеп тордык. Мин әйтәм, ничекләр шуны аңламыйлар, халыкларны бетереп бер генә милләт калдырырга омтылалар. Алай булса, моң да, тел дә бетеп төссезлеккә әйләнәчәк. Шундый матурлыкны юкка чыгарып ахырзаманга җитә торган әйбер ясамакчы булалар. Бу мәсьәләдә татар зыялылары, әлбәттә, Путин сәясәтенә ризасызлык белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG