Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:17

Сенегалда президент беренче турда җиңә алмавын таныды


Африканың көнбатышындагы Сенегал дәүләтендә хәзерге президент Абдулай Вад беренче турда оппозиция намзәтләрен җиңә алмавын таныды.

Журналистлар алдында чыгыш ясап 85 яшьлек җитәкче тавышларның өчтән бер өлешен казануын әйтте. Бу аның иң көчле көндәшләренең берсе – элекке премьер-министрныкыннан сигез процентка күбрәк.

Сайлау алдыннан Вад инде беренче турда ук җиңәчәгендә ышаныч белдергән иде. Ул конституцияне үзгәртү нәтиҗәсендә өченче тапкыр президент сайлауда катнаша.

Сайлау алдыннан Сенегалда Ваданың сайлауда катнашуына каршы протест чаралары узган иде. Кайчандыр абруе югары булган президент 12 ел идарәдән соң аны югалтты.

XS
SM
MD
LG