Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Европа берлегенә керү өчен намзәт статусын алырга мөмкин


Бүген Европа берлеге тышкы эшләр министрлары Сербиянең берлеккә кабул итү өчен намзәт ил исемлеге статусын бирүне хуплар дип көтелә.

Әгәр бу карар атна азагында Европа берлеге саммиты белән расланса, Сербиянең Европа берлегенә керү өчен сөйләшүләр башлавына юл ачачак. Бу процесска берничә ел кирәк булачак.

Белград һәм Приштина мөнәсәбәтләренең җайга салынмавы Сербиянең Европа берлегенә керүенә киртә булып торды. Сербия хәзер дә Косово бәйсезлеген танымый, әмма узган атнада сөйләшүләр вакытында ике арада мөнәсәбәтләрне җайга салу эшендә шактый гына алга китеш булды.
XS
SM
MD
LG