Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тара татарлары “Йомшак алтын” күргәзмәсен оештырды


“Йомшак алтын” күргәзмәсендә
“Йомшак алтын” күргәзмәсендә

2004 елда Тара шәһәрендә “Нур” татар мәдәният үзәге оешкан иде. Узган ел үзәктә үзгәреш булды: җитәкче булып татар хәрәкәте активисты Рушания Курманова эшли башлады. Бүгенге язмабыз төбәкнең төнъягында урнашкан Тара шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезнең соңгы вакытта башкарган эшләре турында.


Җитәкче алышынса да, үзәкнең эшчәнлеге үзгәрмәде. “Без алдан билгеләнгән план нигезендә эш алып барабыз,” ди “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.

“Нур” ансамбле авыл-районнарда концертлар белән була. Күптән түгел генә шәһәр халкына “Җырлап яшик туган җирдә” дигән концерт күрсәттек. Халык бик яратты. 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 106 еллыкка багышланган музыкаль композиция оештырдык. 21 февральдә “Халыкара туган көн”гә багышланган кичә үткәрдек. Чаралар Тараның үзәк китапханәсендә узды. Менә шулай әкрен генә эшләп торабыз”, ди Рушания ханым.
“Җырлап яшик туган җирдә” чарасын оештыручылар
“Җырлап яшик туган җирдә” чарасын оештыручылар

Туган якны өйрәнү дәресләре

“Нур” татар мәдәният үзәге мәдәни чаралар үткәрүдән тыш, яшь буынны милли рухта тәрбияләү белән дә шөгыльләнә. “Без студентлар өчен туган ягыбызны өйрәнү дәресләре оештырабыз,” ди Рушания Курманова.

“Дәресләр сентябрь аеннан майга кадәр бара. Дәресләргә “Безнең тамырларыбыз Себердә” дигән исем бирдек. Дөрес, дәресләр рус телендә алып барыла. Чөнки дәресләргә татарлар гына түгел, башка милләт студентлары да килә. Без дәресләрдә Себер татарларының тормышы, гореф-гадәтләре турында сөйлибез, җырларын, уеннарын күрсәтәбез”, ди Рушания ханым.
“Туган якны өйрәнү” дәресләренә йөрүчеләр
“Туган якны өйрәнү” дәресләренә йөрүчеләр

“Йомшак алтын” күргәзмәсе

Күптән түгел “Нур” татар мәдәният үзәге “Йомшак алтын” күргәзмәсен оештырды. Әлеге күргәзмәдә Тара ханымнарының кәҗә мамыгыннан бәйләгән шәлләре, шарф, кофта, свитер, оекбаш, бияләй, кебек, кул эшләре куелган иде. Аларны сатып алу мөмкинлеге дә булды.

Фәридә Курманова мамык белән эшләргә өйрәтә
Фәридә Курманова мамык белән эшләргә өйрәтә

Күргәзмә барышында кул остасы Фәридә Курманова халыкны мамык эшкәртү үзенчәлекләре белән таныштырды, җеп эрләргә өйрәтте, шәл бәйләү ысулларын күрсәтте.
“Йомшак алтын” күргәзмәсе
“Йомшак алтын” күргәзмәсе
Шунда ук татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Нур” ансамбленең һәм “Якташ” балалар төркеменең чыгышлары булды. Алар әлеге чараны татар җырлары белән бизәп торды.

Статистик мәгълүмат: 2010 елгы җанисәп буенча Тара районында 22 645 кеше яши, аларның 1800е – татарлар.
XS
SM
MD
LG