Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморье губернаторы Сергей Дарькин вазифадан алынган


Приморский край губернаторы Сергей Дарькин үз вазифасыннан азат ителгән.

Дарькинның вакытыннан алда вазифадан китүе турындагы карарны Русия президенты Дмитрий Медведев имзалаган. Президентның сүзчесе Наталья Тимакова Дарькинның аның үз теләге белән китүен әйтте.

Дарькин вазифаларын вакытлыча Ерак Көнчыгыш федераль университеты ректоры Виктор Миклушевский башкарачак.
XS
SM
MD
LG