Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:43

Дума губернатор сайлавы турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте


Русия Дәүләт Думасы губернаторларны сайлау турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Яңа канун өлгесендә губернаторларны турыдан-туры сайлау карала. Ләкин партияләр намзәтне бары Русия президенты белән килешкәч кенә тәкъдим итә ала. Әлеге тәртипкә оппозиция каршы килә.

Шулай ук Дума бүген тагын президентның сәяси система реформасы турындагы ике канун өлгесен тикшерә. Бу – партияләрне теркәү эшен гадиләштерү һәм сайлауда катнашу өчен имза җыюны туктату.

XS
SM
MD
LG