Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:45

Сәнгатькәрләр "Казандагы опера һәм балет театрының ишекләре яшь татар җырчыларына ябык" дип белдерә. Театр урысча акцентсыз җырлаучыларны гына җыярга тели.

Сәнгатькәрләр һәм татар җырчылары арасында Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында талантлы яшь җырчы Филүс Каһировка роль бирергә теләмиләр дигән сүз таралган. Узган ел Каһиров Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганда “Евгений Онегин” операсындагы Ленский партиясен дә диплом эше итеп әзерләгән иде. Гомумән, опера театры татар милләтеннән булганнарны бар дип тә белми, аларны ишегеннән дә атлатмаска тырыша дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Әле февраль башында гына Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленең утызынчысын “Евгений Онегин” операсы белән ачып җибәреп, бу чараны яхшы итеп үткәрдек, дип хисап тоткан әлеге театрның сүзчесе Жанна Мельникова әйтүенчә, Каһиров белән хезмәттәшлек турында җитди сөйләшүләр бара.

“Филүс Каһиров белән театр аралашып тора, уртак проектлар да эшләргә ниятлибез. Аның бездә чыгыш ясаганы бар һәм, мөгаен, алга таба да җырлар. Филүс һәм аның продюсеры белән бик җитди сөйләшүләр бара, барсы да әйбәт булачак”, ди Мельникова.

Театрда Филүсне тыңлап та карамаганнар

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе, Филүс Каһировның продюсеры Рифат Фәттахов Мельникованың әлеге сүзләре дөреслеккә туры килми дип әйтә.

Рифат Фәттахов

Рифат Фәттахов

“Филүс яшьләр арасында талантлы, бәлки, бик талантлы бер вәкил буларак, аңа мөнәсәбәттә, гомумән, татар яшьләренә булган караш та чагыла. Опера театрында эшләсә дә, Артур Исламовка да зур рольләр бирмиләр. Айгөл Хәйри дә бүген эшсез йөри. Классик җырчы Рөстәм Асаев та файдаланылмый. Бездә профессиональ сәнгатьне күтәрерлек яшьләргә бөтенләй игътибар юк.

Мин Филүснең продюсеры буларак, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән Филүсне театрга җәлеп итү турында бик озак сөйләшүләр алып бардым. Филүс соңгы елларда “Евгений Онегин” операсындагы Ленский партиясен уңышлы өйрәнгән иде. Бу рольне ул башка театрларда, мисал өчен, Ижау театрында бик уңышлы башкарды. Бу партияне ул белә. Менә нәкъ шул операга Филүсне җәлеп итү турында сүз алып барган идек, әмма ни кызганыч, безнең опера театры моны кирәк дип тапмады, хәтта ки Филүсне тыңлап та карамадылар. Бу хәл яшьләргә булган мөнәсәбәтнең бер чагылышы”, ди Фәттахов.

Баш режиссер “Евгений Онегин”да урыс теллеләрне генә күрә

Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, опера театрының яшьләрне түбәнсетеп, ә татар җырчыларына икенче сортлы итеп каравы классик җыр сәнгатенә өйрәтүче укытучылар йөрәгенең иң әрнегән җире, дип әйтә.

“Безнең опера театрында бигрәк тә татарларга һәм шулай ук башкаларга да юл юк. Безнекеләр кирәкми дип саныйлар. Театр җитәкчелеге: “Безгә кардобалет, хор һәм оркестр җиткән”, дип әйтә. Алар фикеренчә, солистлар кирәкми, аларны читтән дә чакырырга мөмкин.

Зилә Сөнгатуллина

Зилә Сөнгатуллина

Филүснең Ленский партиясенә килгәндә, ул Рәүфәл Мөхәммәтҗанов янына барды. Шунда театр директоры: “Без сиңа спектакль бирәчәкбез, җырларсың”, дип әйткән. Шуннан вакыт уза, уза һәм премьера да якынлаша. Шунда миңа Филүс: “Залда да утырып карадым, миңа бернинди игътибар булмады, мин анда беркемгә дә кирәк түгел”, дип сөйләде.

Озак та узмый телевизордан ишетәбез, театрның баш режиссеры Михаил Панджавидзе: “Евгений Онегин” операсында бары тик рус телле артистлар гына җырлаячак”, дип белдерде. Ул башкача булуына юл куймам дип тә өстәде. Бу бер очрак, әмма 20 елга якын театрга бер генә яңа кеше дә алганнары да юк.

Ул Муса Җәлил исемендәге дәүләт театры дип аталса да, исеме җисеменә туры килми, ул хосусый театрга әйләнгән”, ди Сөнгатуллина.

Җәлил театры академия дәрәҗәсендә. Димәк, академия булгач, анда 40 солист эшләргә тиеш. "Кемнәр соң алар?", дигән сорауны да куя Сөнгатуллина.

Фәттахов: Режиссер үзе идеолог ролендә

Фәттахов Панджавидзеның бу белдерүен рус булмаган милләтләргә түбәнсетеп карау буларак бәяли.

“Режиссерның шундый сүзләр әйтүе, йомшак итеп әйткәндә, башка милләт вәкилләренә ихтирам һәм хөрмәт билгесе түгел. Режиссер теге, йә бу принциплардан чыгып эш итәргә хаклы. Актерларны спектакльгә алганда режиссер аларның вокал мөмкинлекләреннән чыгып эш итәме, тышкы кыяфәтеннән чыгып сайлыймы, теленең чиста булу мәсьәләсен беренче планга куямы – бу аның үзенең принцибы, эчке эше.

Әмма режиссер үз принципларын рәсми төстә халыкка җиткергәч, ул режиссер булып кына калмый, ә идеологка әверелә. Идеолог мондый фикер әйткәндә бик сак булырга тиеш дип беләм”, ди Фәттахов.

Театр үзе үк үз принципларын боза

Сөнгатуллина фикеренчә, Панджавидзы әлеге фикерен Каһировны “Евгений Онегинга” алмас өчен махсус әйткән. Шул ук вакытта Шаляпин фестивалендә урыс телендә яхшы итеп җырланырга тиеш Борис Годуновны бөтенләй урыс телен белмәүче чит ил вәкиленнән башкарттыру әсәрнең дәрәҗәсен генә төшергән.

“Евгений Онегин”да татар кешеләре түгел, ә туган теле рус теле булганнар гына җырларга тиеш дип әйтәләр. Ә Борис Годунов партиясенә үзләре алман җырчысын чакырганнар. Ул рус телен ватып, бөтенләй бозып җырлады. Икенче ягы да бар, Шаляпин фестивален уздырганда басларны гел Русиядән чакыра иделәр. Яхшы баслар Русиядә күп. Алман җырчысының телне бозудан башка әллә ни күрсәтерлек әйбере булмады. Үзләре үк рус операларында рус җырчылары гына җырларга дигән принципларына каршы баралар. Филүсне театрга алмас өчен бер сәбәп кенә булды ул”, ди Сөнгатуллина.

Рифат Фәттахов: “Әле шушы арада гына Мәскәүдән, Зур театрдан шалтыраттылар, "Князь Игорь" операсында Каһировның җырлау мөмкинлеген сынау өчен тыңлап карыйсыбыз килә дип хәбәр иттеләр”, ди.

Илһам Вәлиев тә Казанда җырларга тели

Илһам Вәлиев тумышы белән Башкортстаннан булган яшь, күренекле татар җырчыларының берсе. Уфа сәнгать академиясен тәмамлап, берничә ел Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләгәч, менә ике ел инде Екатеринбур опера һәм балет театрында җырлый. Екатеринбурда күбрәк акча түләгәнгә анда күчәргә булган. Екатеринбурда төп партияләрне дә башкарган Вәлиев, ни генә булмасын, барыбер күңел Казанга тартыла, дип әйтә.

Илһам Вәлиев

Илһам Вәлиев

“Мин үзем безнең татар опералары гел куелып торырга тиеш дип саныйм. Дөнья күләмендә иң югары сәнгатьләрнең берсе булган операдан ник безнең татар халкы ким булырга тиеш?! Үзебезнең Казаныбызда татар әсәрләрен бик яратып җырлар идек. Мисал өчен, “Шагыйрь мәхәббәте”ндә Тукай ролен башкару үзенә күрә бер зур горурлык та булыр иде. Әлегә безнең белән сөйләшкән кеше юк.

Казандагы опера театрында, минем аңлавымча, җырчыларны чит илләрдән чакырып, географияне киңәйтергә тырышалар. Афишага чит ил җырчысының исеме язылгач, аны күрим дип халыкның күбрәк килүе дә хак. Чит илдән килгәннәрнең барсы да яхшы җырчы дигән сүз түгел бит әле. Нигә соң алар Хворостовский кебек күренекле, яхшы җырчыларны чакырмыйлар? Чит илдән өчле-тугызлы җырчыларны җәлеп итеп яңа әсәрләр куялар. Үзебезнең Русиядә тулып ята җырчылар, ә алар белән эшләмиләр.

Русия генә түгел, үзебезнең Казанда да күпме җырчы консерватория бетерә, әмма алар эш эзләп йә Петербурга, йә Мәскәүгә чыгып китә. Үзебезнең татар опера театрының ишекләре ябык булгач, калганнар кая барырга тиеш?”, ди Вәлиев.

Аның фикеренчә, Татарстан һәм Башкортстан түрәләре туп типкәнне, кәшәкә белән алка сукканы карарга йөреп югары милли сәнгатьне бөтенләй онытып җибәрде. "Әгәр татарча куелган әсәргә президент, хөкүмәт башлыгы килсә, алар артыннан кечерәк түрәләр дә иярә һәм башлыкларыбыз йөри бит дип халык та үрнәк алыр иде", ди Вәлиев.

Үсеп килүче талантлы җырчыларның берсе, узган ел Ваһапов фестиваленең Гран-приенә ия булган Руслан Сәйфетдинов укуын тәмамлагач күрмәсләрме, күңеленә хуш килгән эш килеп чыкмасмы дип Казанга күченеп килгән иде. Ни кызганыч, Татарстанда югары сәнгатькә игътибарсызлыкны сизгәч, Уфага борылып кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Консерватория һәм театр арасында элемтәләр юк

Рифат Фәттахов талантлар дулкын-дулкын булып килә, арасында бушлык та булып ала дигән фикердә. Бүген аларны барлап, эшле итү, үстерү өчен хөкүмәтнең махсус програмын булдыру зарур дип әйтә. Элекке елларда опера театры һәм консерватория кулга-кул тотынып эшләгән булган. Хәзер исә бу элемтәләрне торгызу турында уйлап караучы да юк.

“Татар дәүләт опера һәм балет театрының татар яшьләренә игътибар итмәвенең тагын бер сәбәбе шунда – ни кызганыч, консерватория һәм опера театры арасында элемтәләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Заманында Нәҗип Җиһанов ректор булган чакта, ул опера театрында үз кеше иде. Икенче яктан, опера театрының баш режиссеры Нияз Даутов берүк вакытта Казан консерваториясендә опера кафедрасы мөдире иде. Консерватория студентлары – шул ук Хәйдәр Бигичев һәм Зилә Сөнгатуллиналар инде дүртенче-бишенче курслардан ук опера театры спектакльләренә җәлеп ителә иде”, ди Фәттахов.

Фәттахов, дөньяда үзенең киләчәге турында уйлаган бөтен күренекле театрлар да, Зур театр, Мария театры һәм башкалар булсын, билгеле җырчыларны да чакырып җырлата һәм шул ук вакытта үзләрендәге талантларны да үстерә, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG