Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяның якыннары Павлюченков сүзләренә ышанмый


Анна Политковская
Анна Политковская
Журналист Анна Политковскаяның якыннары аны үтерүдә чечен сепаратистлары лидеры Әхмәт Закаев һәм бизнесмын Борис Березовскийның катнашы бар дигән фаразларның дәлләре юк дип әйтә.

Политковскаяның улы Илья “Интерфакс”ка, моңа дәлилләр юк, дип әйтте. Аның фикеренчә, гаепләнүче тикшерү белән алыш-биреш өчен теләсә-нәрсә дә әйтә ала. “Новая газета”ның баш редакторы Дмитрий Муратов та шундый ук фикер белдерде.

Бүген “Коммерсант” газеты җинаятьтә гаепләнүче - Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе бүлегенең элекке башлыгы Дмитрий Павлюченков Закаев һәм Березовскийның үтерүгә катнашы булуын белдерде, дип язды.

Политковскаяны 2006 елның октябрендә Мәскәүдә атып үтерделәр.
XS
SM
MD
LG