Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Митт Ромни беренчел сайлауда АКШ-ның ике штатында җиңде


Митт Ромни

Митт Ромни

Массачусетс штатының элекке губернаторы Митт Ромни Мичиган һәм Аризон шататында беренчел сайлау, ягъни праймеризда Республиканнар фиркасеннән АКШ президентына намзәтне җиңде.

Беренчел хисапка күрә, ул 41 процент тавыш җыйган. Элекке сенатор Рик Санторумга сайлаучыларның 38 проценты тавышларын биргән, ул икенче урында.

Ромни һәм Санторумнан кала бу урынны Конгрессның вәкилләр пулатының элекке вәкиле Ньют Гингрич һәм конгрессмен Рон Пол да дәгъвалый.

6 мартта илнең 10 штатында республиканнар арасында сайлау үтә, бу көн «суперсишәмбе» дип атала. Нәкъ шушы көнне ноябрь аенда булачак президент сайлауга Барак Обаманың көндәше ачыкланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG