Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Равил абый Шәрәфи кебек мин дә хакимияттәгеләр ешрак алмашынып торырга тиеш дип саныйм. Ике мөддәт президент, бер мөддәт премьер-министр булу бик җитәрлек вакыт үзеңне күрсәтергә. Путинны бик яманламыйм, Ельциннан соң яхшы якка күп булды үзгәрешләр. Хәер, күптән түгел чыккан бер язмасында теркәлү тәртибен бозучыларга карата җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдиме ошамады. Демократик илдә кеше дәүләт органнары контроленнән башка теләсә кайда барырга ирекле булырга тиеш. Путин мәкаләсендә Русиядә барысы да урыс була, русский грузин, русский татарин дигән иде.

Декабрьдәге сайлаулардагы хәрәмләшүләрдә дә аның өлеше бар дип саныйм. Ул хәрәмләшү сәбәпләренең берсе - аның тарафыннан кертелгән тәртип буенча өлкә-республика җитәкчеләрен турыда-туры халык сайлыйсы урынга, Мәскәүдән билгеләнеп куелуы да булса кирәк. Чөнки хәзерге систем аркасында сайлау нәтиҗәләре регион җитәкчесенең эш нәтиҗәсе белән тигез дәрәҗәдә бәяләнә, ягъни әгәр Кремль теләгән нәтиҗәгә ирешелмәсә, җирле җитәкче начар эшләгән димәк, алмаштырырга кирәк. Әгәр губернатор яки республика президенты халык тарафыннан сайлап куелса, Путин аны берничек тә алмаштыра алмас иде һәм аның сайлау нәтиҗәләрен Мәскәүләргә ошаганча үзгәртергә тырышырга сылтау булмас иде. Ә болай, бар көчен куялар Мәскәү теләгән кешеләрне сайлатырга.

Гомумән, ул сайлау системын үзгәртергә вакыт инде күптән. Прохоровның бу уңайдан тәкъдиме ошады – ул, сайлау комиссиясенә хәзерге хакимият кемне куя - шул түгел, ә сайлауларда катнашучыларның вәкилләре керергә тиеш, ди. Күзәтүчеләрне сайлау процессыннан читләштерүне канун белән тыярга, ди. Шушы гади генә чаралар да сайлауларның гадел булуын тәэмин итүдә алга таба зур адым булыр иде, минемчә.

Путинның фикер алышуларда катнашмавы да ошамады (соңгы вакытта фикерен үзгәртергә дә мөмкин дип ишеткән идем, дөрестерме). Гомумән, фикер алышуларда катнашудан баш тартучыларны төшереп калдырырга кирәк дип тәкъдим итәр идем.Чөнки катнашмауны мин халыкны һәм шулай ук башка кандидатларны да хөрмәт итмәү дип кабул итәм.

Кайберәүләр әйтергә мөмкин, арадагы кандидатлар арасында бер Путин гына булдырырлык кандидат дип. Мин әйтер идем, әгәр дә илдә бердәнбер лидер гына икән, аның белән чагыштырырлык башка беркем дә юк икән, андый халәт шул бердәнбер лидер тарафыннан тудырылган булырга мөмкин дип. Исегезгә төшерегез, Сталин вакытында кем бар иде аның белән янәшә куярлык? Ничек булсын ул, әзме-күпме абруе арта башлаучыларны кырып барганда. Хәзер Сталин заманы белән чагыштырганда бөтенләй башкача әлбәттә, ләкин алай да Ходорковский салым түләмәгән өчен генә утырамы, әллә абруе артык арта башлагангамы? Ходорковскийны яклавым түгел, табылгандыр анысы сәбәбе. Ул гына түләмәгәнме салымны? Әле Путин үзе дә премьер булганчы бик билгеле шәхес түгел иде. Ул вакытта Зюганов белән аның кандидатурасын сайлауга куйсалар, җиңә алган булыр идеме икән? Ә хәзер менә аннан башка кеше юк та кебек. Ләкин чынлыкта бар алар, 140 миллион кешелек Русиядә ник булмасын.

Ләкин кандидатлар арасында чыннан да сайлау мул түгел түгелен. Алар арасыннан русчалап әйткәндә “метод исключение"не кулланып, минем исемлектән сызылмаган бер “әле өйләнмәгән” Прохоров калды. Путинны ник сыздың дисәгез, өстәгеләргә өстәмә рәвештә, илнең КГБ идарәсендә булуын теләмәү дә булды. Шулай ук рәттән ике мөддәт булу чиген вакытлыча “курчак” президент куеп торып әйләнеп узуы да. (Прохоров барысы ике мөддәт тәкъдим итә, ә үзе бер мөддәт кенә булырга җыена).

Эдмонтонда узган якшәмбе сайлаулар булды. Аллага тапшырып Прохоров каршына куйдым тамганы. Програмын карап чыккан идем алдагы көнне. Аеруча ошаган пунктларының берсе - югарыда әйтеп үткәнемчә, сайлау системына тәкъдим ителгән үзгәрешләр булды. Шулай ук теркәлү системын бетерү, бер хакимият органы гражданнардан башка хакимият органыннан белешмәләр алып килүне таләп итүне тыю (мәсәлән, әйтик пенсия фонды шулай ук дәүләт органы булган салым инспекциясеннән белешмә алып килүне таләп итү). Салым системына реформалар кертү һәм шуннан соң 10 елга аны үзгәртмәскә дигән дә ошады.

Ә яшькә килгәндә, әйткәнемчә, Путинның да бик тәҗрибәсе юк иде килгәндә. Петр I дә бик яшьли патша булып калган, барыбер тарихка кергән бит (хәер, төрле яктан кергән инде ул). Олигархлыгы бар инде анысы Прохоровның, байларга каршы булу безнең канга сеңдерелгән 70 ел буе. Ләкин анысы да бәлки әйбәткәдер, җыясы малын җыйгандыр, чыннан да илнең киләчәге өчен уйлар вакыты җиткәндер.

Ничек кенә булмасын, бу сайлау гадел булсын иде. Һәркем дә эштән ничек куштылар, хакимияттәгеләр ничек өндәделәр, шуңа карап түгел, ә чыннан да үзе кемне ошата, кем лаеклырак һәм булдырырлык дип саный, шуны сайласын иде. Кем әйтмешли, үзебез сайлаган язмыш булсын иде, ничек булса да.

Равил Ногманов
Эдмонтон, Канада

XS
SM
MD
LG