Accessibility links

Беларус: Европа Берлеге «киеренкелекне җәелдерү юлын» сайлады


Мински Европа Берлеге илләренең Беларустан илчеләрен чакырып алуын Европа Берлеге «киеренкелекне җәелдерү юлын» сайлады дип бәяләде. Бу хакта бүген Беларус тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Савин рәсми белдерү белән чыкты.

Беларус хакимиятләре Польша илчесенә һәм Европа Берлеге вәкиленә илдән китеп җитәкчеләре белән киңәшергә тәкъдим иткән иде. Европа Берлеге илләре аларга теләктәшлек белдереп Минскидагы илчеләрен чакырып алырга карар кылды.

Мински әнә шул юл белән Европа Берлеге керткән чираттагы чикләүләргә җавап бирде. Чикләүләр нигезендә Беларус президенты Александр Лукашенкога сәяси каршы булганнарны эзәрлекләгәннәрнең «кара исемлеге» исемлеге тагын 21 түрәгә артты. Аларга Европа Берлегенә керү тыела.
XS
SM
MD
LG