Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистларны толерант булырга өйрәтмәкчеләр


Сулдан уңга: Ринат Нәбиев, Владимир Роскин, Владимир Юринов, Михаил Тузов, ТатМедиа вәкиле Нурия Беломоина
Сулдан уңга: Ринат Нәбиев, Владимир Роскин, Владимир Юринов, Михаил Тузов, ТатМедиа вәкиле Нурия Беломоина

Татарстандагы динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салучы эшче төркем республикада конфессияара мөнәсәбәтләр темасына язучы профессионал журналистлар юк дип саный. Бу җитешсезлекне бетерү максатыннан журналистлар өчен белгечләр катнашында семинарлар оештыру күздә тотыла.


Чәршәмбедә шушы семинарларның беренчесендә толерантлык темасы сөйләшенде. Галимнәр үз фикерләрен каләм ияләренә көчләп тагу өчен килмәүләрен әйтеп, без бу эшнең теориясен генә сөйләшәбез, практикасы барыбер журналистлар җилкәсендә кала дип белдерде.

“Журналист толерант булырга тиеш”

Эшче төркем узган ел уздырган бер җыелышта Татарстан журналистлары динара һәм милләтара мәсьәләне яктыртканда бу теманы җентекләп өйрәнмичә яза, дөрес терминнардан файдаланмый, ә кайчак үз дине яисә милләтенә туры килмәгән темаларда толерант булмыйча, ялгыш мәгълүмат та язырга мөмкин дип белдергән. Нәкъ менә шушындый темаларга язучы журналистларның белемен күтәрү өчен семинарлар оештыру уйланылган.

"Без бүген үзара бер фикерләшү өчен җыелдык, алга таба Татарстандагы ислам һәм христианлык турында аеырым семинарлар рәвешендә сөйләшербез", дип сүзен башлаган “Поволжский Мир” толерантлык үзәге мөдире Владимир Роскинның сүзен шунда ук “Ватаным Татарстан” газеты журналисты Рәшит Минһаҗ бүлдерде.

Ислам, христиан белән бергә яһүд динен дә кертергә кирәк”

Рәшит Минһаҗ, без ни өчен христианлык һәм ислам арасындагы толерантлыкны гына тикшерергә тиешбез, бездә бит яһүд динен тотучылар да бар, нигә без аларны читтә калдырырга тиеш? Журналистлар арасында Һолокостны (яһүдләрнең Икенче дөнья сугышы вакытындагы һәлакәте) кире кагучылар да җитәрлек. Мәсәлән, мин Һолокост булуына ышанмыйм. Ә бу бәхәс өчен бер тема була ала, дип тәкъдим керткәч, Роскин, журналистның искәртүе исәпкә алыначак, дип белдерде.

Минһаҗ үз сүзләренә, Татарстанда толерантлык проблем түгел, Көнбатыш христиан секталары бездә бик көчле эшчәнлек алып бара, басымны шуңа ясарга кирәк, дип тә өстәде. Роскин бу тәкъдимнең дә урынлы булуын әйтеп, толерантлык ул – башкаларга карата түземле булу дигән мәгънәгә туры килә, дип сүзен дәвам итте.

Роскин, бер халыкның икенче бер халыкка карата толерант булуы өчен түземлелек белән беррәттән, хөрмәт, ышаныч һәм хезмәттәшлекнең дә мөһим булуын белдерде.

Ни өчендер исламга кагылышлы конференцияләр күбрәк?”

Казан Федераль университетының сәяси тарих кафедрасы җитәкчесе Ринат Нәбиев, Татарстан толерантлык ягыннан чыгып караганда хәзер инде Владимир Роскин әйткән түземлелек стадиясен үткән, хәзерге чорда бер-береңә яхшы мөнәсәбәт безнең җәмгыятьтә бар, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү өчен вөҗдан иреге, тарихи хәтер, социаль эшчәнлек һәм дини белемнең булуы да зарур.

Ринат Нәбиев Татарстанда татарларның толерант булуы турында күп сөйләнсә дә, алар белән бергә яшәгән урысларның татарларга толерант булуы алай ук сизелми кебек дигән сорауга карата, бу карашның барлыкка килүе ислам белән бәйле, дип җаваплады.

"Исламофобия ул сәясәт белән, глобализация белән бәйле. Шушы фонда исламны экстремистлык белән күрергә тырышу мәсьәләсе, ислам өлкәсендә мөселманнар белән күбрәк эшчәнлек алып бару кирәк дигән фикерне тудыра. Хәзер бит күбрәк ислам буенча күбрәк конференцияләр, ислам толерантлык дине дигән җыелышлар үткәрелә. Әмма икенче бер дингә кагылышлы мондый конференцияләр үткәрелми. Шуңа күрә дә ни өчен исламнан күбрәк таләп итәләр дигән фикер туа. Исламофобия әлбәттә дин белән бәйле түгел. Ул беренче чиратта сәяси һәм гобализация күренеше", дип белдерде ул Азатлык хәбәрчесенә.

“Җәдитчеләр толерантлыкның яңа принципларын тудырган”

Нәбиев сүзләренчә, татарлар толерантлык принципларын, мөселман динендә яшәп, үзенең тирән гореф-гадәтләрен белеп яшәп барлыкка китергән. Алтын Урда чоры чыннан да вөҗдан иреге, толерантлык принципларын күрсәткән. Бу чор татарларда толерант хисләрне формалаштырган, ныгыткан. Ә җәдитчелек хәрәкәтләре чын-чынлап яңа принциплар тудырган.

Җәдитчеләр, үз тарихыңны һәм гореф-гадәтләреңне сакларга, башка халыкларның казанышларын өйрәнергә һәм башка диннәргә, мәдәниятләргә карата толерант булырга кирәк, дигәннәр. Алар, шул вакытта гына халык үсә ала, үзен ныгыта ала һәм үзен саклап кала ала дип әйткәннәр, дип белдерде галим Ринат Нәбиев.

ТатМедиа агентлыгында үткән бүгенге семинардагы чыгышлар да күбрәк галим белгечләрнең фикерен ишетергә туры килде. Май-июнь айларында узачак киләсе семинарларны түгәрәк өстәл формасында һәм журналистлардан киләчәк тәкъдимнәргә нигезләнеп уздыру кирәклеге әйтелде.
XS
SM
MD
LG