Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Чаллы ТИҮе һәм БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллинга карата узган ел җинаять эше ачылган иде. Русия президентын сайлауга берничә генә көн калып барганда әлеге эш буенча мәхкәмә башланды.


Татар милли хәрәкәтендәге эшчәнлек дәверендә Зиннур Әһлиуллин беренче тапкыр гына хөкемгә тартылмый. 1992 елда БТИҮ рәисе булганда Казанда Черек күл төрмәсендә дә утырып чыга. Зиннурның әйтүенчә, бу чорларда аңа дүрт тапкыр һөҗүм булган.

Бу юлы Зиннур Әһлиуллин узган елның 30 апрелендә Чаллы урыс милли хәрәкәте оештырган урам җыенында урысларны үзенең чыгышлары һәм кулындагы шигарләре белән кимсетүдә гаепләнә. Җинаять эше 282нче маддә буенча ачылган.

Мәхкәмә 29 февраль, иртәнге 9га билгеләнгән иде. Шушы вакытка Зиннурны яклау максаты белән мәхкәмә бинасы янына дистәдән артык кеше килде.

“Монда куркыту бара. Русия империясендә урыс булмаган халыкларны куркыталар. Менә Путинны сайламасагыз, сезгә дә шулай булачак дип. Әүзем кешеләрне шулай куркыту, мәхкәмәгә тарту бара. Русия империясе хәзер Африка илләреннән дә калышып бара. Ничек татар булып туганбыз, татар булып үләрбез. Ләкин урыска яраклашмабыз.

Хөкем сайлау алдыннан башлана. Сайлаудан соң бәлки республикаларны бетерү башланыр. Милләтләрне бетерү сәясәте күптән бара бит. Бу өстән килә. Кем бу сәясәткә каршы чыга, аларга җинаять эше ачыла. Совет заманында 58 нче маддә бар иде. Хәзер 282нче маддә тулысынча диярлек урыс булмаган халыкларга юнәлтелгән”, диде безгә мәхкәмә алдыннан Зиннур Әһлиуллин.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов та мәхкәмә юлларын узган кеше. Зиннурга карата булган эшкә ул шаһит буларак чакырулы да икән.

“Мәхкәмә сайлауга санаулы гына көннәр калганда башланды. Бу – бөтен татар халкына һөҗүм. Чөнки Русиядә 7 миллион татар яши. Урыс булмаган башка халыкларны да, “тыпырчынмагыз” дип куркыталар. “Мәскәү империясенә каршы сүз әйтмәгез, әйтсәгез, сезне мәхкәмәләр, кыйнаулар көтә дигән рәвештәрәк килеп чыга”, дигән фиердә тора Рәфис Кашапов.

“Бу – сайлау алды пиар акциясе инде. Совет чорында сәяси тоткыннар бар иде, хәзер хәрәмләшү юлы белән җәмәгать эшлеклеләрен эзәрлекләү бара һәм аларны төрмәгә утыртырга тырышалар”, дип саный Гамил Камалетдинов.

Зиннур Әһлиуллинны якларга килгән Мәрзия Шакирова, Рәшит Әхмәров, Яхья Фәсхиев та бу мәхкәмәдә татар халкын кысу чагыла, “башыгызга биреп торучылар әлегә бар дигән мәгънәне салырга тырышалар” дигән фикер әйттеләр.

Мәхкәмәдә ике яктан да шаһитлар тыңланды. Алдагы утырыш 5 март көнне иртәнге 9га билгеләнде. Анда язучы Айдар Хәлим, ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов тыңланыр дип көтелә.
Зиннурны якларга килүчеләр

Зиннурны якларга килүчеләр

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG