Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:42

Көнчыгыш Төркестандагы кичәге тәртипсезлекләрдә 20 кеше һәлак булган


Көнчыгыш Төркестанда кичә булган тәртипсезлекләр турында яңа мәгълүматлар килә.

Андагы хакимиятләр хәбәр итүенчә, пычаклар, балталар белән коралланган билгесез кешеләр Кашһар шәһәре базарындагы халыкка һөҗүм иткән һәм 13 кеше һәлак булган. Әлеге урынга килгән полиция ут ачып, хакимият вәкилләре "террорчылар" дип атаган җиде кешене атып үтергән. Һөҗүм итүчеләрдән тагын ике кеше кулга алынган.

Тугыз миллионлап уйгыр торган Көнчыгыш Төркестанда этник нигездә низаглар еш булып тора.

Германиягә урнашкан Бөтендөнья уйгыр конгрессы вәкиле Кытайда уйгырлар эзәрлекләүләргә дучар булганга көч куллануларга китерә, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG