Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Кытай хакимияте интернет һәм мобиль элемтә контролен көчәйтә


Кытай хакимияте Тибет автоном районы идарәсе вәкилләрен төбәктә интернет һәм мобиль элемтә контролен арттыруны көчәйтергә чакыра. Бу хакта Кытай дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары белдерә.

Бу чаралар ел саен уза торган Бөтенкытай халык вәкилләре сессиясе алдыннан төбәктә тотрыклык урнаштыруга юнәлдерелгән дип билгеләнә.

Шулай ук Кытай хакимияте Тибет шагыйре Церин Воэсэрга бүген Пекиндагы Нидерланд илчелегендә булырга тиешле Prince Claus Нидерланд фонды бүләген тапшыруда катнашырга рөхсәт итмәгән.

Церин Воэсэр бу бүләккә тибетларның хокукларын яклау өчен лаек булды.

XS
SM
MD
LG