Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

Европа Шурасы парламент ассамблеясы күзәтүчеләре Казанга да киләчәк


Бүген Русиягә президент сайлавын күзәтү өчен Европа Шурасы парламент ассамблеясы күзәтүчеләре киләчәк.

Новости мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, 4 мартка кадәр Тини Кокс җитәкләгән 29 парламентарий Русия президентлыгына намзәтләр, үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хөкүмәткә карамаган оешма вәкилләре белән очрашырга планлаштыра.

Күзәтүчеләрнең шулай ук Казан, Петербур, Түбән Новгород, Архангельски, Петропаловски-Камчатскига да барулары көтелә.

Европа парламенты вәкилләре күзәтү нәтиҗәләре турында 5 мартта матбугат очрашуында сөйләячәк.

XS
SM
MD
LG