Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

БМОның кеше хокуклары шурасы Сүриядәге хакимиятне тәнкыйтькә тотты


Женевада БМОның кеше хокуклары шурасы тыныч халыкка көч куллану һәм Сүриянең Хомс кебек кешеләр күпләп үтерелүче шәһәрләргә һуманитар ярдәм кертүгә шартлар тудыруны чакырып резолюция кабул итте.

Русия, Кытай, Куба документка каршы тавыш бирде, Һиндстан, Филиппины һәм Эквадор тавыш бирүдә тоткарланды.
Резолюция өлгесен Төркия белән Катар әзерләде.

Документ мәҗбүри юридик төсмер йөртми.

БМО мәгълүматларына караганда, Сүрия президенты Бәшәр Әсад тарафдарлары һәм аңа каршы булучылар арасындагы бәрелешләрдә җиде мең ярымлап кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG