Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы: Магнитский адвокатлары җинаять эше материаллары белән танышудан баш тартты


Hermitage Capital фондының элекке юристы Сергей Магнитский адвокатлары аңа карата ачылган җинаять эше материаллары белән танышудан баш тарткан.

Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгының тикшерү департаментында хәбәр иттеләр. Шуңа да карамастан алар әлеге эшнең мәхкәмәгә җибәреләчәген әйтте.

Элегрәк Мәскәү мәхкәмәсе Магнитскийны биш миллион ярым сум урлауда гаепләнүче буларак тарту карарын кануни дип тапты. Тикшерүчеләр фикеренчә, Магнитский үз ярдәмчеләре белән кайбер артык салым түләгән дип саналган ширкәтләргә канунсыз акча кайтарган.
XS
SM
MD
LG