Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус казасында бер малай үлгән


Татарстанда 2003 елны туган балалардан торган хоккей төркеме автобуста казага очрады. Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бер малай үлгән, өчесе төрле җәрәхәтләр алган.

Каза Казан-Оренбур юлында Чистайдан ерак түгел була. Автобус Daewoo Nexia машинасы белән бәрелә.

Автобуста Азнакай районы хоккей төркеменә керүчеләр Казанга 2003 елгы яшүсмерләр арасындагы хоккей уеннары Татарстан беренчелеге финалына бара торган була.
XS
SM
MD
LG