Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Мордовиядәге Аксюн авылы кешесе Рафаэль Азисов 4 декабрьдә Аксюн авылында узган сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгаруны сорап, Мордовия Югары мәхкәмәсенә гариза бирергә мәҗбүр. 16 февральдә Ләмберә район мәхкәмәсе аның шундый ук гаризасын канәгатьләндермәде. Рафаэль сүзләренчә, Аксюн авылында сайлаулар барышында бик тупас хәрәмләшү, фальсификацияләр булган. Бу хәрәмләшүләрдә төп рольне татар укытучылары башкарган.


Рафаэль Азисов 56 яшендә, ул машина йөртүче дә, авыл шурасы рәисе дә, совхоз җитәкчесе дә булып эшләгән. Төзелешләрдә прораб та булган. Хәзер яңадан Камаз машинасында эшли – бензин, солярка ташый. 4 декабрь сайлавында үзенең туган авылы Аксюнда авыл шурасы депутаты булырга җыенган.

– Рафаэль, авыл шурасы депутаты булу сиңа нигә кирәк иде?

– Мин авылда тормышны үзгәртергә, авыл проблемнарны күтәрергә теләгән идем.

– Һәм син авыл шурасы депутатына намзәтлеккә теркәлдең?

– Бу хәл бик тиз булмады. Депутат булыр өчен берничә кәгазь тутырырга кирәк иде. Ул кәгазьләрне безнең авыл шурасында миңа кем дә күрсәтмәде. Алар әйтмәгәч, мин районга киттем.

Ләмберә районының территориаль сайлау комиссиясендә Рафаэльгә кирәкле кәгазьләрне бирәләр һәм ул аларны тутырып Аксюн авылы урындагы сайлау комиссиясенә тапшыра.

Ниһаять, сайлау көне җитә. Рафаэль Азисов көн буе сайлау урынында була һәм сайлау вакытында канунсыз гамәлләр кылуны күзәтеп кенә калмый, хәленнән килгәнчә бу җинаятьләрне туктатырга маташа.

– Нәрсә булды соң ул сайлау вакытында?

– Аксюн мәктәбе мөдире Әлфия Бәдретдинова үзенең алты укытучысы белән бу сайлауда канунга каршы бик күп нәрсә эшләде. Мәсәлән, сайлау кабиналарына кереп, укытучылар, күп кенә сайлаучыларның бюллетеньнәрен үзләре тутырып урнага салдылар. Шул эшләрне күргәч, мин сайлау комиссиясе рәисе Роза Ибраһимовага кисәтү ясадым – ник мондый эшләр эшлисез дип. Ул, сезгә беренче кисәтү, икенче кисәтүдән полиция вәкилләреннән сезне чыгарып ташласыннар биредән дип сораячакмын, диде.

Сайлау тәмамланырга бер сәгать калганда, кичен сәгать җидедә мәктәп мөдире Әлфия Бәдретдинова өстәлгә исемлекләрне куеп, бөтен округларныкын, сайлауга килмәгән кешеләрнең паспорт мәгълүматларын тутырып һәм алар өчен язып, бюллетеньнәрне үзенең укытучыларына өләште. Аксюн укытучылары, аларга ничек кирәк, шулай бюллетеньнәрне тутырып, урнага салдылар. Бу эшне кичен сәгать җидедән башлап, сигез сәгать егерме сигез минутка тикле башкардылар.

– Рафаэль, укытучылар, шулай итеп, бер сәгать ярым сайлауга килмәгән кешеләрнең бюллетеньнәрен тутыра бардылар һәм сайлау урнасына ташлый бардылар. Син моны карап тордыңмы, ни булса әйттеңме үзләренә? Нишләдең син шул вакытта?

– Бу вакытта мин әлеге канунсыз эшне күзәтеп, районнан килгән вәкил Рафаэль Кряковка әйттем: багыгыз, сайлау комиссиягез нинди эшләр эшлиләр дип. Ул әйтә: аларга нинди эш кушылган, алар шуны эшлиләр, син аларга игътибар итмә, синен эшең түгел ул. Район депутаты Рафик Фетхулловка ник сез мондый эш эшлисез дип әйттем, ул бит җаваплы кеше иде безнең сайлауда. Ул да шулай ук әйтте: нигә сиңа? Аларга ни кушылган, шуны эшлиләр.

– Шулай итеп, Аксюн авылы мәктәбе укытучылары, кайсы сайлау комиссиясе әгъзасы булып, кайсы депутатка намзәт булып, кайсы депутат намзәтеннән күзәтүче булып, бер сәгать ярым сайлауда хәрәмләшү, ягъни фальсификация белән шөгыльләнгәннәр. Сайлауга килмәгән кешеләрнең бюллетеньнарын үзләренә ничек кирәк, шулай тутырып, урнага салуны фальсификация дип кенә әйтергә була. Аннан соң нәрсә булды?

– Бюллетеньнәрне саный башлагач, берничә вакыттан соң, сайлау комиссиясенең рәисе Роза Ибраһимова һәм аның ярдәмчесе Регина Хәбибуллина, күздән берара югалдылар. Шуннан соң, сайлау кабиналары артына әйләнсәм, анда Роза Ибраһимова һәм аның ярдәмчесе Регина Хәбибуллина, икесенең дә кулында каләмнәр, минем округ бюллетеньнәрен санап утыралар. Мин сорау биргәч, кызлар, нишлисез дип, Регина аптырап калды, кызарды – помидорга ошады. Соңыннан каләмен идәнгә бәрде дә, басты – телсез калды. Роза Ибраһимова "ә безнең санарга бюллетеньнәрне каләм белән санау хокукыбыз бар, мин хәзер полиция вәкилләрен чакыртам һәм сезне биредән чыгаралар", ди.

– Рафаэль, алар, кеше күзеннән качып, нәрсә соң эшләгәннәр синең бюллетеньнәрең белән?

– Бюллетеньнәрне ачкач, күренде – минем өчен тавыш биргән алты бюллетеньне сызгалаганнар да, бюллетень бозылган. Әгәр мин аларны тотмасам, минем өчен бирелгән бюллетеньнәрнең бәлки бөтенесен дә бозарлар иде.

Аксюн авылы мәчете

Аксюн авылы мәчете

Бюллетеньнәрне санап бетергәч, кем күпме тавыш җыйган, шуны әйтәләр. Рафаэль Азисов округында 58 бюллетень Рафаэль өчен булган, 73 бюллетень аның оппоненты Наил Бикмаев өчен, ә 8 бюллетень бозылган булган һәм 5 чиста бюллетеньне гамәлдән чыгарганнар. Бөтенесе 144 бюллетень чыга. Әмма типографиягә 140 бюллетеньгә генә заказ ясалганын искә төшергәч, сайлау комиссиясе берничә көннән соң беркетмәне үзгәртеп, Рафаэльнең ике бюллетенен һәм бозылган 8 бюллетеньнең икесен алып ташлый. Шулай очын-очка ялгыйлар.

"Беркетмәне язгач, минем өчен 58 тавыш бирелгән дип әйттеләр. Соңыннан 56 тавыш ничектер килеп чыккан. Хәзер, бүгенгесе көндә бара – 56 тавыш минен өчен бирелгән, 73 тавыш минен оппонент өчен бирелгән", ди Рафаэль Азизов.

Мондый хәлләр булгач, Рафаэль төне буе йоклый алмый, территориаль сайлау комиссиясенә гариза яза. Бу комиссия рәисе Нина Кочетова 5 көннән соң гына Аксюн авылына үзенең кешесен җибәрә. Әмма хәлләр чишелми кала. Тагы бер атнадан соң Нина Кочетова үзе Аксюн авылына килә һәм сайлауда катнашмаган берничә кеше белән сөйләшә."Рафаэль, сиңа соң нәрсә кирәк иде? Син бит оттырдың? Нигә тагы гаризалар язасың?" диде ул.

Мин оттырмадым. Минем өчен 56 бюллетень иде. Тагы 6 бюллетень – алар да минем өчен булырга тиеш иде. Бәлки күбрәк бюллетеньнәрне да бозар иделәр, вакытында мин аларны туктатмасам. Минем оппонент өчен 73 бюллетень иде. Чынында аның өчен 36 гына булырга тиеш иде. 37 бюллетень – алар минем сайлаучылардан урланган иде.

– Рафаэль, димәк, син бу протестыңны башладың, территориаль сайлау комиссиясенә гаризалар яздың. Ике кат тикшерделәр, килделәр. Сиңа нәрсә әйттеләр, нигә сиңа кирәк диепме, нәрсә булса үзеңә тәкъдимме иттеләр?
Бу эшләрне ыргыт дип миңа бозаулар бирергә булдылар...

– Бу сайлаулар буенча миңа кешеләр чыкты, кайсылары акча бирергә булды, бозаулар бирергә булдылар – нигә сиңа бу кирәк инде, ыргыт бу эшләрне дип. Мин әйттем аларга – мин бернәрсәгә дә сатылмыйм, мәхкәмәләрдә үз дөреслегебезне яклыйбыз. 21 декабрь Ләмберә район мәхкәмәсенә бирдек.

Рафаэльнең мәхкәмәгә биргән гаризасында төп дәлил шул – аның округында сайлаучылар саны 140тан артмый, әмма 37 сайлаучы сайлауга килмәгән очракта, ничек сайлау урнасында 135 бюллетень булуы мөмкин? Иң күбе 103 бюллетень генә булырга мөмкин. Сайлау урнасында 103 бюллетень булган булса, Рафаэль һичшиксез ота иде, чөнки аның өчен 56 тавыш бирелгән, ә аның оппоненты өчен иң күбе 41 тавыш бирелүе мөмкин. Сайлауларга килмәгән 37 сайлаучының бюллетеньнәрен Аксюн мәктәбе укытучылары хәрәмләшеп, үзләренә "нәчәлнекләре" ничек кушкан, шулай тутырып салмаган булсалар, Рафаэльгә мәхкәмәләргә йөрергә туры килмәс иде.

– 24 гыйнварда беренче утырыш булды, хөкемдар территориаль комиссия рәисе Нина Кочетованы бик каты сүкте – ник соң үзегез генә бу мәсьәләне хәл итмәдегез ди, нигә мәхкәмәгә калдырдыгыз? Исемлекләрне үзегез генә караштыра алмадыгызмы ди.

Рафаэль үзенең мәхкәмәгә язган гаризасында сайлаучылар исемлеген күрсәтүне сорый. Ул аны тикшереп, анда сайлауларга килмәгән 37 кешенең фамилияларен табып, алар өчен имзалар куелганлыгын һәм бюллетеньнәр бирелгәнлеген, димәк, хәрәмләшү, фальсификация эшләнгәнлеген үзе дә күрергә, мәхкәмәгә дә күрсәтергә тели. Мондый очракта, һичшиксез, Ләмберә район мәхкәмәсе Аксюн авылындагы сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгарырга мәҗбүр булыр иде.

– 7 февральдә икенче утырыш иде. Хөкемдар бөтенләй үзгәргән. Сайлаучылар исемлеге кая дигән соравыма, ул: бәлки кирәкмәс тә, башта шаһитләрдән сорашырбыз, соңыннан уйларбыз, дип әйтте.

Икенче мәхкәмә утырышына биш шаһит килде. Аларның дүртесе Аксюн мәктәбенең укытучылары иде. Алар бөтенесе бер авыздан: без бернәрсә ишетмәдек, без бернәрсә күрмәдек, сайлау дөрес үтте, канун бозылмады диделәр. Минем яктан барган шаһитлар әйтте: без сайлауга бармадык, без сайлауда катнашмадык.

15 февральда өченче утырыш иде. Тагын бер шаһит: сайлауга бардым, сайлау кабинасына минем белән укытучы Рушания керде, сайлау кәгазьләренә нәрсәдер язды да, без сайлау кабинасыннан чыгып, сайлау тартмасына бюллетеньнәрне салдык, дип әйтте. Тагын бер шаһит – полиция майоры Артур Хәлилов. Ул бөтенләй ялган сөйләде, дөрес сөйләмәде, күргән эшләрне дөрес әйтмичә, мәхкәмәдә ялганлады.
Рафаэль Азисов

Рафаэль Азисов


16 февральдә соңгы утырыш булды. Бу утырышта без сайлауда канун бозылганлыгын әйттек. Хөкемдар минем гаризаны канәгатьләндермәде. Әле мин үземнең гаризаны Мордовия Югары мәхкәмәсенә бирәчәкмен. Бу эшләрнең мин очына чыгарга тиеш, сайлауда бу тикле канун бозу булырга тиеш түгел.



Хәрәмләшү ысуллары

Рафаэль Азисов хәзерге Русия сайлауларында гамәлдә булган хәрәмләшүләрнең кайбер төрләрен, ысулларын ачып салды.

Беренче ысул. Аксюн мәктәбе укытучылары сайлау кабиналарына сайлаучылар белән керә һәм сайлаучыларга ярдәм итәбез дип бюллетеньнәрне "нәчәлнекләр" кушкан намзәтләр һәм партиялар өчен тутыра.

Икенче ысул. Хакимиятләргә ошамаган намзәтләрнең һәм партияләрнең бюллетеньнәрен бозу. Моның өчен Аксюн авылы сайлау комиссиясе рәисе Ибраһимова һәм аның ярдәмчесе Хәбибуллина 5нче округ бюллетеньнәрен кеше күрмәгән урынга алып китәләр һәм кулларына каләм тотып, нидер эшлиләр. Һәм Рафаэль өчен булган 8 бюллетень бозылып өлгерә.

Өченче ысул. Канун буенча, бюллетеньнәрне санаганда, һәрбер бюллетеньне нинди намзәт һәм нинди партия өчен бирелгәнен кычкырып әйтергә кирәк. Аксюн авылында бюллетеньнәрне кем өчен бирелгәнен кычкырып түгел, шыпырт кына да әйтмичә генә саныйлар. Болай эшләгәндә, теләсә кемгә бирелгән бюллетеньнәрне кирәккән намзәтнең һәм партиянең хисабына куя барырга була.

Дүртенче ысул. Сайлауга килмәгән сайлаучыларның паспорт мәгълүматларын сайлау исемлегенә тутырып, алар өчен ялган имзалар куеп, аларның бюллетеньнәрен хакимият кушкан намзәтләр һәм партияләр өчен тутырып сайлау урнасына салу.

Мордовиядә болай эшләмәсәләр, һәрбер сайлау вакытында хакимият намзәтләре һәм партияләре өчен мондый зур саннар булыр идеме? Мәсәлән, 2007 елда дәүләт думасына сайлаулар вакытында Мордовия «Бердәм Русия» фиркасы өчен 109 процент биргән иде. Соңгарак, бу арифметика кануннарына каршы булганлыкны аңлагач, 109 процент урынына, 91 процент кына яздылар.

Бу хәрәмләшүләр Русия Федерациясенең Җинаять кодексындагы 141нче һәм 142нче маддәләренә туры килә – кайберләре өчен төрле штрафлар, кайберләре өчен 5 елга кадәр төрмә күрсәтелгән. Әлбәттә, мондый эшләрне эшләгән сайлау комиссияләре әгъзалары, аларның ярдәмчеләре, аларның "нәчәлнекләре" моны яхшы аңлый. Аларның берсе дә хакимияткә каршы барырга җыенмый, чөнки алар тупас рәвештә канунны бозып, бер-берсе белән күмәк рәвештә җинаять эшләү белән бәйләнгән.


Хөрмәтле укучылар, сезнең төбәктә дә мондый хәлләр булса, безгә хәбәр итә аласыз: azatliq@rferl.org. 4 март үтәчәк сайлауда хәрәмләшүләргә тап булсагыз, безгә фото, видеолар да җибәрә аласыз: Азатлыкка фото, видео җибәрү бите.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG