Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга һәм Түбән Кама ТИҮләре Путинга тавыш бирмәскә чакырды


4 февральдә Чаллыда үткән каршылык чарасы
4 февральдә Чаллыда үткән каршылык чарасы

Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендәге милли хәрәкәт җитәкчеләре һәм вәкилләре сайлау уңаеннан сөйләшүләр уздырган. Чаллыда, Түбән Камада сайлауга чакыру кәгазьләренең татарча өлеше тутырылмавы күзәтелә.


Түбән Кама – зурлыгы ягыннан Татарстанның өченче каласы. Биредәге ТИҮ рәистәшләр тарафыннан идарә ителә. Әлеге милли оешмада сайлау алдыннан фикер алышу булган.

“Без БТИҮ пленумы карарына нигезләнеп эш алып бардык. Бу карар нигезендә без бу сайлауга бойкот игълан иттек. Шушы юнәлешне үзебезнең халыкка да җиткерергә тырыштык. Чөнки без намзәтләр арасында татар өчен эшләрлек кеше күрмибез.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар: бу сайлауда каршы тавыш бирү хокукыбыз юк. Бу сайлауны танымыйбыз, аның безнең файдага буласына ышанычыбыз юк. Түбән Кама милли хәрәкәтенең актив әгъзалары шушы фикердә тора.

Менә Зиннур Әһлиуллинга карата барган хөкем эшләрен дә татар халкына булган һөҗүм буларак кабул итәбез. Аңа гына түгел, бик күп милли хәрәкәт әгъзаларына эзәрлекләүләр булды һәм бара. Бу күренешнең каян килеп чыкканын бик яхшы аңлыйбыз. Хакимият милли хәрәкәтнең үз позициясе булуын, актив булуын теләми.

Күп җирләрдәге кебек, бездә дә чакыру кәгазләренең урысча ягы тутырылган, ә менә татарча язуны кирәк дип санамаганнар”, диде Түбән Кама ТИҮе рәистәше Хәлил Әюпов.

Чаллыдагы сайлауга чакыру кәгазе
Чаллыдагы сайлауга чакыру кәгазе

Биредәге үзәк рәистәшләренең берсе – Раиф Галиевнең алда торган сайлауга мөнәсәбәтен белештек.

“Без башка дәүләт сайлавында катнашмыйбыз. Кем сайлауга бара, татарга зыян китергән Путинга тавыш бирмәскә чакырам. Башкаларга тавыш бирергә ярый. Путин беренче турдан узмасын өчен көч куярга кирәк. Ул Русиядә урыслар гына яшәмәгәнлеген аңласын”, дигән фикерен әйтте ул.

Шундый ук фикер алышулар Алабуга ТИҮендә дә булган.

“Без Казан пленумында әйтелгән фикерне хупладык. Анда БТИҮ карарында “Кемне сайласак та ярый, бары Путинга тавыш бирмәскә” дигән фикер бар иде. Ни өчен бу юнәлештә торабыз, чөнки Путин үзенең заказы буенча 70-80% тавыш алса, ул халык белән исәпләшмәс, шул юньсез сәясәтен алып барачак.

Без сайлауга барырга, кемне сайласак та, Зюгановмы, Прохоровмы, булса булсын, тик Жириновский һәм Путинга тавыш бирмәскә дигән фикергә барып терәлдек. Хакимият Путинга тавыш бирергә өнди. Бездә шундый сүзләр йөри, имеш, Путин күрсәтмә биргән, Татарстанда аны яклаган тавышлар күләме 70-80% булырга тиеш. Менә шундый шартларда сайлаячакбыз”, дип фикер йөртә Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүтов.

Чаллыда һәм Түбән Камадагы сайлау бүлгеләре 4 мартта булачак сайлауга чакыру кәгазьләренең урысча өлешен генә тутырганнар. Чакыруның икенче ягы – татарча өлешенә каләм тидермәгәннәр. Ә менә Алабугада әлеге чакыруның ике ягы да бер дәрәҗәдә – татарча һәм урысча язылган.
XS
SM
MD
LG