Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алды: татар дөньясы бердәм түгел


Казанда "Гадел сайлаулар өчен" чарасы. 4 февраль 2012
Казанда "Гадел сайлаулар өчен" чарасы. 4 февраль 2012

Русия президентын сайлау алдыннан татар иҗтимагый оешмалары уртак фикергә килүне кирәк санамады.

Русиядәге татар дөньясы үзенең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен уртак фикергә килеп эш итә аламы? Проблемнарны барлап, аларны уртага салып киңәшеп һәм иң әһәмиятлеләрен сайлап алып ил башы булырга теләгән намзәтләр алдына куя аламы? Президент сайлау алдыннан татар оешмаларының үз-үзләрен тотышы моның киресен күрсәтте.

Конгресс та, милли-мәдәни мохтариятләр дә, иҗтимагый үзәкләр дә һәм шулай ук башка сәяси, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре барсы бергә җыелып киңәшләшүне кирәк санамады. Һәркем үзенчә эш йөртте. Юкса, соңгы вакытта Русиядә милли мәнфәгатьләрнең елдан-ел кысыла баруы турында күп сөйләнгән иде. Президентлыкка намзәт Владимир Путин да инде үзенең милли мәсьәләләргә караган сайлау алды мәкаләсендә милләтара татулык стратегиясе үзәгенә урыс милләтен генә кую, илнең барлык халыкларына да бердәм “урыс” мәдәни коды тагуны алга сөрде.

Юллар төрле якка аерылды

Милли оешмалар һәм аларның җитәкчеләренең сайлау алдыннан үз-үзләрен ничек тотуларына килсәк, Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рамил Бигнов, “Ватаным” оешмасы рәисе, Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин Путинны яклау штабына “эшкә керде”. Бу хәл республикадагы башка татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең күңеленә хуш килмәде, әлбәттә. Алар уртак җыелышлары вакытында “путинчы”ларны тәнкыйтьләде һәм Путинны сайламаска дип килеште.

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге пленумында 4 март сайлавында катнашыргамы, кемгә тавыш бирергә, киләчәктә ни рәвешле хәрәкәт итәргә дигән сораулар тикшерелде. Бу чарада “тавышларыбызны Прохоровка бирик” дигән сүз булса да, 62 делегат уртак фикергә килеп, әлеге фикер карарга әйләнмәде.

Чаллыда үткән җыелышта “Ватан”, “Иттифак” фиркаләре, Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Чаллы “Азатлык” яшьләр берлеге, Аксакаллар шурасы җитәкчеләре бергә җыелып сайлауга гомумән бойкот игълан итәргә дигән иде. Аннан соң Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов урам җыенында коммунистлар фиркасе башлыгы Геннадий Зюгановны якларга чакырды.

Кайбер төбәкләргә килгәндә, мисал өчен, Самардагы бөтен татар иҗтимагый оешмалары да халык исеменнән Владимир Путинга тавыш бирәчәкләрен белдерде.

Шулай итеп, сайлау алды татарлар үз иткән намзәтләр дә, фикерләре дә төрле икәнне күрсәтте.

“Конгресс иҗтимагый үзәкләрне сөйми”

Удмуртия татарлары иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов, бүген милли оешмалар башлыклары бергә җыелып уртак фикергә килү булмастай хәл, дип әйтә.

Фнүн Мирзаянов
Фнүн Мирзаянов
“Бездә бер-береңне ихтирам итмәү, кеше сүзен тыңламау системы көчле. Әзчелекнең күпчелеккә буйсыну дигән демократик централизм системы безнең татар халкына начар хезмәт итә”, ди Мирзаянов.

Ул Удмуртия иҗтимагый үзәгенең Бөтен татар иҗтимагый үзәге кабул иткән карарларның күпчелеген хупламавын да әйтә. Шул ук вакытта Мирзаяновның Бөтендөнья татар конгрессына да үпкәсе бар. Милли-мәдәни мохтариятләрне генә үз итә, әгъза булып торсак та, иҗтимагый үзәкләрне читкә какканнары сизелеп тора, дип әйтә. Мирзаянов фикеренчә, татар иҗтимагый оешмаларының бергәләшеп эшләү системы булдырылмаган һәм моның өчен конгресс җитәкчелеге җаваплы.

Иҗтимагый оешмалар халык фикерен санга сугамы?

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов, милли оешмаларның җитәкчеләре ниндидер белдерүләр ясаганчы, иң башта халык фикеренә колак салырга тиеш иде, ди.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов
​“Халыкның үз фикере бар. Халыкта милли үзаң түбән димәс идем. Халык белән эшләүче милли, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалар халыкның теләгенә һәм фикеренә кушылып намзәтләргә теләкләрен җиткерергә тиешләр”, ди Гыйбатдинов.

Һәр милли оешма да үз төбәкләрендә татар халкы алдында торган проблемнарны президентлыкка намзәткә җиткерә алмаска мөмкин. Гыйбатдинов фикеренчә, проблемнарны туплап, алар арасыннан әһәмиятлеләрен сайлап алып, бу эшне зуррак татар оешмасы башкарырга тиеш.

Татар иҗтимагый оешмалары нинди генә чара булмасын, резолюциясен чыгара, аны Казанына да, Мәскәвенә дә җибәрә, әмма әлегә кадәр нәтиҗәсе генә күренми. “Монда гаеп ике якта да бар”, ди Гыйбатдинов. Зур иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре хакимияткә ярарга тырышып зур проблемнарны күтәрмәүне кулай күрә. Хакимият исә үз чиратында халыкның үтенечен һәм таләбен күрмәмешкә тырыша. Мәскәү килгән гозерләрне кире урындагы хакимиятләргә җибәреп котыла.

Күпләр хакимияткә хезмәттә

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров фикеренчә, күпчелек иҗтимагый оешма җитәкчеләре хәзер хакимиятләр кубызына биюче һәм аларның җырын җырлаучылар ролендә.

Хакимияткә каршы фикер белдерүчеләр, йә булмаса нидер таләп итүчеләр шунда ук яраксыз кешегә әйләнә, аңа иҗтимагый оешма башлыгыннан китәргә туры киләчәк, эшендә дә проблемнар туарга мөмкин.

“Татарның сәяси оешмасы юк”

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, татарлар бүген сәяси көчкә ия уртак оешмаларын булдырмаганга, киләчәктә үкенәчәкләр әле, дип әйтә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
“Бөтендөнья татар конгрессы бу сайлау мәсьәләләрен шулай ук карамады. Бераз гына карады дияргә була, декабрь аенда ул мәсьәлә күтәрелә язды. Чынлыкта, һәрбер оешмага үзенә ничек кирәк, шулай хәрәкәт итәргә дигән фикергә киленде. Әмма бердәм уртак фикер булмады.

Моның төп сәбәбе - гомум милли татар оешмасы булмау. Чөнки конгресс бу вазгыятьтә гомум милли оешма ролен башкара алмады. Икенчесе - Татарстан җитәкчеләре Путин ягына авышты. Шушы ике әйбер нык йогынты ясады.

Бүген сәяси татар оешмасы юк. Татар конгрессы аның белән шөгыльләнми. Иҗтимагый үзәкнең хәзер йогынтысы бик аз, урындагы оешмалары бер йодрык булып хәрәкәт итә алмый. Көчле сәяси оешманы булдыру ысуллары бар, әмма аның турында Татарстанда уйлаучы юк. Без сәясәттә катнашмагач, Русиядә алдагы көндә булачак үзгәрешләргә татарлар сәяси көч булып катнаша алмаячак дигән сүз. Бәлки, татар милләте моны күпмедер вакыттан соң аңлар, әмма бүген ул әйберләрне аңлаучы юк”, ди Дамир Исхаков.
XS
SM
MD
LG