Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:39

Технологияләр, заманча телефоннар һәм интернет Русиядәге сайлауларда халык күзәтүчеләренең эшен нәтиҗәлерәк итә.

Русиядә декабрь аенда үткән Дума сайлавын оппозиция дә, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре дә зур хәрәмләшү дип бәяләде. Бу бәя күпләрне гаҗәпләндермәде.

Әмма дистәләрчә мең кешенең гаделсез сайлауга ризасызлык белдереп урамга чыгуы инде гаҗәпләндерерлек хәл иде. Сәяси ваемсызлык хөкем сөргән илдә инде күптәннән кулланылып килүче сайлау хәрәмләшүләренә шул кадәр күп кешенең яңача мөнәсәбәт белдерүен ничек аңлатырга?

Өлешчә моны андый хәрәмләшүләрнең кем тарафыннан һәм ничек итеп күрсәтелүе белән аңлатырга мөмкиндер. Аналитиклар фикеренчә, Русия мисалы заманча технологияләр белән дус ватандашларның сайлауларны күзәтү эшендә әһәмияте һәм тәэсире ягыннан гадәти дәүләт һәм халыкара күзәтүчеләрнекеннән зуррак булырга мөмкинлеген ачык күрсәтә.

Вашингтондагы Сайлау системнары халыкара вакыфында тикшеренүләр алып баручы Лиза Кэммеруд технологияләрнең камилләшүе, видеокамералы телефоннар, видео һәм фото төшерүче җиһазларның киңрәк җәелүе белән аларны сайлауларны күзәтүдә кулланучылар киләчәктә тагын да арта барачак, элегрәк андый мөмкинлекләр юк иде, ди.

Андый видео һәм фотоларның көне-сәгате белән җәмәгатьчелеккә чыгуының әһәмиятен танымау мөмкин түгел, ди Кэммеруд.

Дума сайлавында күп кенә гади кешеләр кесә телефоннарын кулланды һәм сайлау хәрәмләшүләрен фото-видеога төшереп бар дөньяга күрсәтте. Ул хәрәмләшүләрнең күпчелеге Владимир Путинның Бердәм Русия фиркасе файдасына иде.

Сайлауны күзәтүдә мондый мөмкинлекләрнең ачылуы илдә заманча кесә телефоннарының артуы белән бәйле. Русиядәге иң зур телефон ширкәтләренең берсе МТС мәгълүматларына караганда, 2011 ел ахырына заманча технологияле телефоннар барлык кесә телефоннарының 20 процентыннан артыгын тәшкил иткән. 2010 ел башларында ул әле 8 процент чамасы гына булган.

Интернет төп факторларның берсе

Русия интернетын өйрәнеп мәкаләләр язып баручы Григорий Асмолов фикеренчә, декабрь аенда халык вәкилләренең сайлауны күзәтүенең шул кадәр нәтиҗәле булуы башка факторлар белән дә бәйле.

Соңгы еллардагы технологик казанышларның берсе ирекле онлайн харита платформаларының барлыкка килүе. Төбәкләрдәге меңнәрчә хәрәмләшү очраклары турындагы хәбәрләр бергә тупланып «Хәрәмләшүләр харитасы»нда урын алды. Бу эшне сайлауларны күзәтүче бәйсез «Голос» төркеме башкарды.

«Голос» үзенең харита платформасын Русия контекстына яраклаштырды, хәбәр ителгән хәрәмләшүләрне төрләргә бүлде, илкүләм һәм төбәк статистикаларын күрсәтте. «Голос» харитасы шулай ук ул хәрәмләшүләрнең хакимияткә хәбәр ителү-ителмәвен дә күрсәтә. Анда хәрәмләшүләрне документаль рәвештә раслаучы үз дәлилләреңне өстәү дә мөмкин.

Шунда урнаштырылган кайбер видеоязмалар бик зур шау-шу чыгарып хәтта Кремль реформалар вәгъдә итәргә дә мәҗбүр булды.

«Голос» сайлау хәрәмләшүләре сәхифәсен 2008 елда ачкан иде. Әмма ул сәхифә җәмәгатьчелек игътибарын бары узган Дума сайлавында гына шул кадәр нык җәлеп итте.

«Минемчә Русия очрагында ул иң камил сәхифәләрнең берсе һәм ул халыктан мәгълүмат җыю платформасының ничек итеп тиз арада зур уңышка ирешә алуын, ничек итеп үтә күрелмәлелекне, җаваплылыкны арттыра алуын күрсәтүче иң ачык мисалларның берсе. Бу харитага хакерлар һөҗүме һәм моның җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булуы платформаның ни кадәр кыйммәтле һәм мөһим булуын күрсәтте, чөнки, шулай булмаса, халык ул турыда сөйләшмәс, хөкүмәт тә аның эшен чикләргә маташмас иде», ди Асмолов.

Аның фикеренчә, харита проектының шул кадәр зур уңышка ирешүенең тагын бер сәбәбе – Русия интернетының чагыштырмача ирекле булуы.

Кыргызстан һәм Казакъстанда шуңа охшаш сәхифәләрнең тәэсире көчле булмау интернет кулланучыларның азлыгы һәм дәүләт контроленең зурлыгы белән аңлатыла.

Күптән түгел Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә дә шундый харита проектлары эшли башлады.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Демократик оешмалар һәм кеше хокуклары идарәсе вәкиле Йенс Эшенбахер сайлауларда ватандашлар күзәтүе безнең оешма эшчәнлеген тулыландырса да, без аерым булып калырга тиешбез ди.

Йенс Эшенбахер

Йенс Эшенбахер

«Бу ике төр күзәтүчеләр бер-берен тулыландыра. Алар төрле эш башкара. Ватандашлар күзәтүе сайлауда үтә күренмәлелек тәэмин итеп аңа ышанычны арттыра. Әмма без халыкара оешма буларак башкачарак эшлибез. Без, мисал өчен, үзебезгә килгән мәгълүматны шунда ук интернетка чыгара яки башкаларга бирә алмыйбыз. Бу елларча эш дәверендә булдырылган методологиягә нигезләнә. Без күзәтүчеләрдән килгән мәгълуматны мөмкин булганда яңадан бер кат тикшерәбез», ди Эшенбахер.

Путин харита проектын чит ил мәнфәгатьләренә эшләүче дип аның әһәмиятен киметергә тырышты. 29 февральдә Путин оппозициянең сайлау тартмаларына ялган бюллетеньнәр ташларга җыенуы турында мәгълүматлар бар дип аларны күзәтергә һәм канун бозуларны хәбәр итәргә кушты.

Путин тәкъдиме белән бу сайлауда бар ил буйлап тавыш бирүне күзәтү камералары да урнаштырыла.

Мин сайлауны күзәтүдә хөкүмәт системы белән ватандашлар күзәтүе системы арасында хезмәттәшлеккә өметләнәм, әмма бу сәяси вәзгыятькә бәйле, ди.

Президент сайлау алдыннан ватандашлар «Голос» харитасына сайлау канунын бозу очраклары турында инде бер меңгә якын хәбәр урнаштырды. Сайлау хәрәмләшүләре турында хәбәр итүне җиңелләштерү өчен заманча телефоннарга бушлай яңа махсус програм да булдырылды.

Хөрмәтле укучылар, 4 мартта үтәчәк президент сайлауда канун бозу, хәрәмләшүләргә тап булсагыз, безгә хәбәр итә аласыз: azatliq@rferl.org. Безгә фото һәм видеолар да җибәрү мөмкин: Азатлыкка фото, видео җибәрү бите.

XS
SM
MD
LG