Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Атна уртасында Казандагы Тукай музеенда “Граммофон тәлинкәләре ни сөйли?” исемле музыкаль кичә узды. Җырчы Идрис Газиев Камил Мотыгый, Мәрьям Искәндәрова кебек Тукай чоры артистларын ишеттерде.


Идрис Газиев катнашында “Граммофон тәлинкәләре ни сөйли?” исемле музыкаль кичәнең ничек үтәсен алдан күзаллау кыен иде. Махсус кызыксынып килгән иҗат әһелләре, төрле уку йортлары студентлары, өлкән буын вәкилләре - барысы 70ләп кеше билгеле җырчы булгач, әлеге чара концерт рәвешендә үтәр дип уйлады.

Музыкаль кичәне Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт башлап җибәрде. Халык җыелган зур залның түр башына Идрис Газиевны тәкъдим иткәндә ул, мондый очрашуның сирәк очрый торган хәл булуын һәм беренче тапкыр үтүен әйтте.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты сүзен “Граммофон тәлинкәләре ни сөйли?” дигән исемнең асылын аңлатудан башлап Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакыйга мөрәҗәгать итте. Бу очрашуда татарның данлыклы язучы-шагыйрьләре таяну ноктасы булып торды. Чөнки сүз алар яшәгән XIX гасыр ахыры XX йөз башында язылган татар граммофон тәлинкәләре турында барды.

“Революциягә кадәр граммофон музыкасы татарлар тормышында бик зур роль уйнаган. Тукайның җырлы тәлинкәләр хакында язылган шигыре дә бар. Ул аны тәнкыйтьли, арба, мәче тавышлары чыга, ди. Ә менә Гаяз Исхакый, музыкага тартылсагыз, граммофон булдырыгыз, җырлы тәлинкәләр сатып алыгыз, дигән. Күрәбез, алар тискәре һәм уңай караш барлыгын әйтә. Чынлыкта исә граммофон ул вакытларда байларның гына түгел, урта хәлле кешеләрнең дә өендә булган ”, ди Идрис Газиев.

Идрис Газиев татар музыка тарихындагы яңа табышлары белән уртаклаша

Идрис Газиев татар музыка тарихындагы яңа табышлары белән уртаклаша

Аның сүзләренчә, Франциянең милли китапханәсенең аудиовизуаль документлар департаментындагы 550 граммофон тәлинкәсе арасында, XX гасыр башындагы популяр татар җырчы-музыкантларының 1911 елда «ПАТЕ» ширкәте чыгарган ике яклы 27 татар тәлинкәсе булуы ачыкланган.

Әлеге коллекция татар башкаручыларының моңа кадәр билгеле булмаган граммофон язмалары белән танышырга мөмкинлек тудырган. Анда Камил Мотыгый-Төхфәтуллин, Мәрьям Искәндәрова, Мирфәиз Бабаҗанов, Хөсәен Йосыпов, Фатыйма Моратова, Нәфисә Позднякова (Пснякова), Хәдичә Гимбитская башкаруында төрле жанрдагы җырлар тупланган була. Музыкаль кичәгә килүчеләр аларны аудио язмадан һәм Идрис Газиев башкаруында ишетә алды.

Төрле илләрдә һәм шәхси архивларда сакланып калган милли җырлар, тавыш язмалары XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән татар җырчы-музыкантларының башкару эшчәнлеген яңача анализларга мөмкинлек бирә икән. Идрис Газиев бу эш белән бик теләп шөгыльләнүен әйтте. Үзендә булган мәгълүматны ул түкми-чәчми җиткерергә тырышты. Музыкаль кичә ике сәгатьтән артык дәвам итте.

Газиев татар театрына нигез салучыларның берсе, актер һәм режиссер Габдулла Кариевның тавышы язылган граммофон тәлинкәсен дә тапкан. Залда булган театр артистлары Кариевның сөйләме дөрес куелганлыгын билгеләп үтте.

Татар җыры яздырылган тәлинкә

Татар җыры яздырылган тәлинкә

Бүгенге көндә Габдулла Тукай сүзләренә татар халкының гимны булып яңгыраган “Туган тел” җыры XX гасыр башында популяр булган бәет көен алган икән. Аудио язманы тыңлаучылар шундук “Туган тел”не искә алды. Идрис Газиев белдергәнчә, “Сәлим бабай” дип аталган бу бәеттә үткән тормышны искә алып, кеше язмышындагы үкенечләр, тормышка ашмаган хыяллар турында әйтелә. Аны оригинал тексты һәм көе белән беренче тапкыр Камил Мотыгый-Төхфәтуллин башкарган. Тәлинкәдә ул “Селимъ бабай -- Дедушка Селимъ” дип теркәлгән. Бу язмаларны чыгышы белән Франциядән булган шул ук “ПАТЕ” ширкәте яздырган һәм ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.

Музыкаль кичәдә катнашкан галимнәр, иҗат әһелләре белдергәнчә, мондый чара бик кирәкле, файдалы гамәл.

“Элекке җырларны тыңлап утырганда күңел ял итте. Ул вакытта да рухи дөньябыз бай булган. Акча табу белән генә шөгыльләнмәгәннәр, җанга ятышлы җырлар да язылган. Менә шул матур гадәт хәзер дә саклансын иде”, ди галим Зөфәр Рәмиев.

Билгеле композитор, артист Алмаз Хәмзин дә үзе өчен яңалык ачкан.

Алмаз Хәмзин

Алмаз Хәмзин

“Идрис Газиев биргән мәгълүматлар бик кызыклы иде. Ул 1900 ел җырчылары белән таныштырды. Үзем дә ул вакытта популяр җырчылар булганмы дип баш ватып йөри идем. Җырчы, иҗатчы Камил Мотыгый хакында элегрәк буржуаз җырчы, акчага сатылып рестораннарда җырлап йөри дип, Тукайның берьяклы гына билгеләмәләре сөйләнде. Бу кичәдә аның милләтебез өчен кирәкле, мәгънәле җырларын тыңлаганнан соң, минем карашым үзгәрде”, ди Алмаз Хәмзин.

XX гасыр башындагы Габдулла Кариев кебек актер-режиссерларны, элекке җырчыларны ишетү Камал театры артисты Наил Дунаевка да рухи азык биргән, аңа да музыкаль кичә ошаган.

“Идрискә әлеге хезмәте өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да ул бу эшен дәвам итәр, планнары зурдан булуы күренеп тора”, диде Наил Дунаев.

Идрис Газиев исә йөз ел элек язылган татар җырлары һәм җырчылары тарихын өйрәнүне дәвам итәчәген әйтте.

“Бүгенге эшнең төп күрсәткече - Франциянең милли китапханәсе архивы. Gallica.bnf.fr интернет битендә барысы да урнаштырылган. Сакланып калган граммофон тәлинкәләре язмалары арасында татарныкы да бар. Музыка галиме буларак, мин татар җыр тарихы белән кызыксынуымны дәвам итәм. Фәнни эшләрем XX гасыр башындагы татар музыкасына багышланган иде. Чыганаклар җитәрлек, аларны барлап милләтебезгә күрсәтергә, халкыбызның бай мирасын шул ук халкыбызга чыгарырга кирәк”, диде Идрис Газиев.

Ул музыкаль кичә үткәрү теләген Тукай музеена әйткән һәм алар бу эшкә теләктәшлек күрсәткән. Дәүләт дәрәҗәсендә игътибар җитмәү сизелгән, кирәкле тавыш җиһазлары җитеп бетмәгән. Киләчәктә музыка галиме татар җырлары булган граммофон тәлинкәләрендәге язманы заманча эшкәртеп, цифр форматына күчереп киң тыңлаучылар хозурына чыгарырга тели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG