Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлегендәге 27 илнең 25-е бюджет тәртибе турында пакт имзалады


Брюссельдә Европа Берлегенә кергән 25 ил вәкиле “Икътисади һәм валюта берлектә тотрыклылык, килешеп эшләү һәм идарә килешүе” имзалады. Бу документка кайбер илләрнең җитәкчеләре, кайберләренең хөкүмәт башлыклары имзаларын салды.

Документ икенче төрле “бюджет пакты” дип атала. Бюджет сәясәтен каты тәртипкә салуга корылган. Пакт нигезендә бюджет дефициты һәм дәүләт бурычы чикләре билгеләнә, аны үтәүне Европа комиссиясе күзәтеп торачак. Тәртип бозучыларга штраф салу да каралган.

Европа Шурасы рәисе Һерман Ван Ромпей бу документ турында: “Еврозонаның киләчәгенә ышаныч булдыру икътисадны үстерәчәк һәм мәшгүльлекне арттырачак, бу безнең соңгы максатыбыз”, дип әйтте.

Европа Берлегенең ике иле – Британия һәм Чехия Брюссель каршында катгый йөкләмә алмас өчен әлеге килешүне имзаламады. Европа Комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Барроза фикеренчә, пактны 27 илнең 25-е имзалау евроның еврозонада гына түгел, ә бөтен Европа Берлеге валютасы икәнлеген күрсәтеп тора.

Шул ук вакытта Европа парламенты рәисе Мартин Шульц бу документны икътисади үсешнең киләчәге йомшак булганда катгый экономиягә авышу дип бәяли.
XS
SM
MD
LG