Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һомс шәһәренә һуманитар ярдәм китерелә башлады


Халыкара Кызыл Хач вәкилләре Сүриядәге Һомс шәһәреннең Баба-Амр өлешенә җиде машина һуманитар ярдәм җибәрде. Кичә Азат Сүрия армиясенең гыйсьянчылары Баба-Амрны калдырып чыкты. Чыганаклар пәнҗешәмбе көнне Сүрия хакимияте һуманитар ярдәм кертергә рөхсәт биргән дип хәбәр итә.

100 меңләп кеше яшәгән Баба-Амрда бары тик берничә мең кеше генә калган. Алар ризыкка, суга, медицина кирә-яракларына, ягулыкка мохтаҗ. Кар яуганга анда бик салкын.

Активистлар әйтүенчә, Баба Амрда солдатлар оппозиция тарафдарларын атып үтерә, алар гыйсьянчыларның чигенүен каплап торган булган.

Сүриянең оппозициядәге милли шурасы күпләп эзәрлекләүләр булачак дип хәвефләнә.

Җомга көнне Сүрия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле “армия Баба-Амрны чит илләрдән ярдәм күргән террорчы төркемнәрдән азат итте” дип белдерде. Кораллы гысьянчылар исә бу чигенү тактик адым дип әйтә.

Хөкүмәт гаскәрләре чорнап алган Баба-Амрга берничә атна дәвамында артиллерия һәм танктан ут ачтылар, бу урын президент Бәшәр Әсад режимына каршы Сүрия оппозициясенең символына әверелде. Чолганыш вакытында анда йөзләрчә тыныч кеше үлде.
XS
SM
MD
LG