Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Прохоровның Татарстандагы вәкиле тоткарланган дип хәбәр ителә


Twitter-да Pavlovog исеме белән язучы, Русия президентына намзәт Прохоровның сайлау комиссиясендәге вәкиле Артур Гыйбадуллин 10 тәүлеккә, янәсе тәртип бозган өчен дип, Казанда токарланган, дип белдерде.

Артур Гыйбадуллин – Михаил Прохоров ягыннан Казанның Мәскәү районындагы сайлау комиссиясе җитәкчесе. Прохоровның Татарстандагы ышанычлысы Гомәр Кадыйров белдерүенчә, Гыйбадуллинның кулга алынуы турында әлегә рәсми мәгълүматлар юк.

“Хокук саклау оешмаларыннан җавап алып булмады әле. Моның провокация булуы да ихтимал. Инде Артур чыннан да кулга алынган булса, аны иреккә чыгару өчен кулыбыздан килгәнен эшләячәкбез”, - дип белдерде Гомәр Кадыйров “Азатлык” радиосына.

XS
SM
MD
LG