Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бизнес Online”: Казанда “Спартак” җанатарлары тәртипсезлекләр куркынычы тудырырга мөмкин


“Бизнес Online” 5 мартта Казанда “Спартак”-“Рубин” уеныннан соң җанатарлар башкала урамнарына чыгып, сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык күрсәткән оппозиция чараларына кушылып, зур тәртипсезлекләр тудырырга мөмкин дип яза. Сәясәтчеләр, әлеге интернет сәхифәгә, хәлләр бәйдән ычкыну мөмкинлеген дә кире кагарга ярамый, дип белдергән. Оппозиция нәкъ шул көнне илдә, шул исәптән Казанда да протест чаралары үткәрергә җыена, ди “Бизнес Online”.

Казан эчке эшләр идарәсе “Спартак” фан-клубыннан 5 мартта Татарстан башкаласына биш мең җанатар киләчәк дигән хат алган.

Бу уен башта Мәскәүдә “Лужники”да үтәргә тиеш булган. Февраль башында хакимиятләр Русия футбол берлегеннән һәм премьер-лигадан 1 марттан 5 мартка кадәр Мәскәүдә уеннар үткәрмәүне сораган. Мәгълүмат чаралары бер тавыштан ил җитәкчелеге бу мәсьәләне рәсми тикшермәсә дә, фанатларның күңел ачуы җиңел генә сайлауга, йә булмаса сайлау нәтиҗәләренә каршы протестка әйләнеп китәр дип шикләнүен язды инде, дип белдерә “Бизнес Online”.
XS
SM
MD
LG