Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Мөселман диния нәзарәтләре сайлауда Путинга тавыш бирергә турыдан-туры чакырмаса да, “без тотрыклылык яклы” дип аны сайлауга ишарәли. Шул ук вакытта сайлауда катнашуны гөнаһка санаучы мөселманнар да бар.

Русиядә мөселманнарның җәберләнүе, Мәскәүдә мәчетләр җитмәү сәбәпле, мөселманнарның бәйрәм намазларын урамнарда укырга мәҗбүр булуы, экстремистик дип аталган китаплар арасында мөселман басмалары артуына карамастан, мөселман диния нәзарәтләре җитәкчеләре бүгенге тормыштан канәгать, күрәсең. Сайлау алдыннан берничә мөфтияткә шалтыратып, аларның кемгә тавыш бирәчәге һәм ни өчен нәкъ шул намзәтне сайлаулары белән кызыксынгач, шундыйрак фикер калды. Аларның һәрберсе диярлек мөселманнарның сайлауда катнашырга тиешлеген ассызыклады, “тотрыклылык яклыбыз” дип күбесе Путинны сайларга җыенуын әйтте.

Мисал өчен, Русия мөфтиләр шурасы матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева сүзләренчә, мөфти Равил Гайнетдин бер генә намзәтнең дә сайлау алды програмында дини оешмаларга игътибар ителмәвен инде берничә кат билгеләп узган.

“Бары хәзерге президент Дмитрий Медведев һәм президентлыкка намзәт Владимир Путин кына мөселман оешмалары һәм башка дини оешмалар фикерләре ил җитәкчелеге тарафыннан искә алынырга тиешле иҗтимагый көч булуын ассызыклый”, ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер мөфтиләр шурасында илгә тотрыклылык кирәклеген аңлыйлар, ә аны бары тик “бу корабны билгеле юнәлеш нигезендә алып баручы хакимият кенә булдыра ала”.

Сайлау Аллаһтан бирелгән олы форсат

Мәскәү, Русиянең үзәк өлеше, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов канун нигезендә дини оешмалар бер намзәтне сайлау турында әйтә алмаса да, илдә яшәгән Русия ватандашларының бу сайлауда катнашып, үз фикерен әйтергә тиешлеге турында сүзләр булуын әйтте.

Әлбир Крганов

Әлбир Крганов

“Сайлау – Аллаһтан бирелгән олы форсат һәм кеше аны кулланырга тиеш. Шуңа без Аллаһы Тәгалә хәерле кешене куйсын дип дога кылабыз һәм мөселманнарга да сайлауда катнашып күңелегезгә ошаган кешене сайлагыз дип әйтәбез. Аерым-аерым бу кешене, теге кешене сайлагыз дип әйтеп булмый. Ләкин шуңа карамастан, яңадан мәчетләр җимерелгән атеизм чорына кайтырга теләк юк. Русиянең алып барган демократик юнәлеше белән барасы килә. Соңгы вакытта мәчетләр, мәдрәсәләр төзелешен күрәбез, дини алгарыш бара. Шул тынычлык, иминлек барса иде дип телибез”, ди Крганов.

Алдагы ике мөфтият вәкилләре кемгә тавыш бирү турында турыдан-туры әйтмәсә дә, Бөтенрусия мөфтиятенең (РАИС) җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә тору департаменты башлыгы Рузалия Савукова сайларга җыенучы намзәт турында артык кыстатып тормады.

“Тәкъдим ителгән намзәтләр арасыннан безгә Путин якынрак. Беренче чиратта мөселманнар андый сайлауларда яки башка шундый мөһим чаралардан читтә калырга тиеш түгелләр. Бөтенрусия мөфтияте идарә җитәкчесе, Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин газетта мөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда “иртәгәсе көн безнең кулда, шуңа читтә торырга ярамый, диде. Халыкны әлеге зур чара белән котлады дияргә була.

Аннары безнең танылган татар эшмәкәрләре, җәмәгать эшлеклеләре ачыктан-ачык Путинны сайларга чакыра, алар соңгы вакытта пенсияләр артуын билгеләп уза. Аннары бит безнең иң зур уңышыбыз – мәчетләр төзелә башлавы. Бу эшкә дәүләт оешмалары да ярдәм итә. Шуңа сайлауда катнашачак намзәтләр арасыннан безнең мөфтиләр Путин өчен сайларга чакыра. Мөселманнар ил кануннарын һәм ил җитәкчесен хөрмәт итәргә тиеш”, ди ул.

Мөрәҗәгатьләр языла тора

Күптән түгел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырган Мәүлид кичәсендә Путинга мактау сүзләре әйтелгән иде. Нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә һәрберебезнең үз гражданнар бурычын үтәргә тиешлеген әйтте.

Ришат Хәмидуллин

Ришат Хәмидуллин

“Русиядә яшибез һәм аның киләчәге нинди булачагы ул безнең әлеге сайлауда катнашуыбызга да бәйле. Дин дәүләттән аерылган, шуңа без пропаганда алып бара алмыйбыз. Безгә мөселманнарга тотрыклык һәм әлбәттә исламга, мөселманнарга карата яхшы мөнәсәбәт кирәк.

Безнең фикеребезчә, соңгы берничә елда мөселманнар өчен күп нәрсә эшләнде, без аның өчен бик рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән без хәзер белем дә ала алабыз, үзебезнең газеталарыбызны да ача алабыз, радиолар оештыра алабыз, намаз укый, яулык бәйли алабыз. Мондый мөмкинлекләр әле ислам таралган бөтен дәүләтләрендә дә мөмкин түгел. Русиядә ул мөмкинлекләр бар һәм безнең фикеребезчә, бу юнәлеш алга таба да дәвам итәргә тиеш”, ди ул.

Хәмидуллин җитәкләгән мөселман яшьләре берлеге күптән түгел Путинга тавыш бирүгә чакырып мөрәҗәгать тә кабул иткән иде. Ләкин әлеге берлекнең элекке җитәкчесе Рүзәл Әхмәдиев моның белән бик килешеп бетми. Аның фикеренчә, һәр кешенең үз сайлау хокукы бар һәм бөтен мөселман яшьләре исеменнән сөйләү дөрес булмас.

“Мин, мисал өчен, шәхси фикеремне әйтә алам һәм Путин өчен тавыш бирәчәкмен, чөнки хәзерге вазгыятьне саклап калырга телим. Әмма оешма исеменнән сүз йөртә алмас идем”, ди ул.

Президент сайлау гөнаһ

Мөселман яшьләрен туплаучы "Алтын Урта" клубы җитәкчесе Айнур Солтанов яшьләр арасында фикерләрнең ике намзәт арасында бүленүен әйтә. Шулай да ул, берничә процентка Путинга тавыш бирүчеләр күбрәк булыр, дип фаразлый.

“Икенче урында яшьләр арасында – Михаил Прохоров. Менә шушы ике төп намзәт истә тотыла. Мин үзем Прохоровка тавыш бирергә җыенам. Мөселман яшьләре күбрәк Путинга тавыш бирергә җыена. Мин Прохоров Русиянең яңа яшь буынын сыйфатлый, яңа тормыш, яшьләр белән ассоциацияләнә дип саныйм. Аннары аның сайлау алды програмы да Русиянең низагсыз рәвештә Европага таба хәрәкәт итүе, дөнья җәмәгатьчелеге белән бернинди каршылыкка да кермичә, Көнбатышка таба, демократиягә таба хәрәкәт итүе турындагы сүзләре күңелемә хуш килә. Демократик Европаны үрнәк итеп алуы һәм Русияне шундый ил итеп күрергә теләве мине шул намзәткә тавыш бирергә этәрә. Ләкин бу минем шәхси фикерем, ә “Алтын Урта”клубы мөселман яшьләре һәркайсы үзенчә уйлый”, ди ул.

Мөселманнар арасында сайлауны бөтенләй гөнаһ дип санаучылар да бар. Мисал өчен, күптән түгел “Хизбут ут-Тәхрир” оешмасын оештыруда гаепләнгән Рөстәм Әхмәдов, Аллаһ бары мөселман булган, биш вакыт намаз укыган кешене генә сайларга рөхсәт бирә, дип әйтә.

“Ә башкаларны сайлау безгә гөнаһ. Бу хакта Аллаһ Коръәндә әйтә, хәдисләр дә бар. Шуңа мин сайлауга бармыйм һәм беркемне сайламыйм да. Хәзер исламга чакырган өчен генә дә күп кенә мөселманнар зинданнарда утыра. Төрле ялганнар кулланып җинаять эшләре ачалар, кораллар ташлыйлар, хәзер мөселманнарны үтерү гадәткә керде, аннары аны террорчы, аңарда шартлаткыч табылды дияләр. Ә үлгән кеше ул гаеплеләрне инде кире кага алмый. Безнең мөфтиләр шул җитәкчеләр янында утыра”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG