Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа халкы сайлауларга барачагын белдерә


“Азатлык” хәбәрчесе сайлаулар алдыннан Уфа халкының әлеге тавыш бирүләргә мөнәсәбәтен белеште.


Башкортстанда бу сайлауларга кызыксыну шактый зур дип әйтергә мөмкин. Элекке еллардагы сайлауларга бармаган кешеләр дә бу юлы тавыш бирәчәкләрен әйтә. Үз фикерләренең хәлиткеч булырына ышанучылар арта.

“Азатлык” хәбәрчесе сайлаулар алдыннан Уфа халкының әлеге тавыш бирүләргә мөнәсәбәтен белеште. Ихластырмы, сорашып белешүдә катнашучылар бу сайлауларга һичшиксез барачакларын әйтте. “Без мотлак бу сайлауларга барачакбыз, чөнки хәзер хәлләр үзгәрә, халык үз фикерен кыю әйтә башлады. Безнең тавышны урларга тиеш түгел сайлауны оештыручылар”, дип белдерә алар.

Уфада яшәүче табиб, биология фәннәре кандидаты Рәзиф Рәпиев әйтүенчә, хәзер илдәге сәяси-иҗтимагый хәлләр көне-сәгате белән үзгәрә һәм шуның белән киләчәккә өметләр дә зур.

Уфада яшәүче пенсионер Наилә Закирова да сайлауларга барачагын әйтә. “Бу юлы ил президентын гына түгел, ә Уфа шәһәр шурасы депутатларын да сайлыйбыз. Безгә алар арасыннан иң лаеклыларын сайлау аеруча мөһим, чөнки без шушы шәһәрдә яшибез һәм биредә безнең мәнфәгатьләр хәл ителә”, ди Наилә ханым.

Уфа шәһәр шурасына депутатлар сайлауларга әзерлек тә шактый ыгы-зыгы белән барды. Анда дәгъва кылучы байтак кешеләр сайлауларга үткәрелмәде. Шулар арасында билгеле эшкуар, байтак матбугат чаралары хуҗасы Алберт Мөхәммәтьяров та бар. Аның депутатлыкка дәгъвачылар исемлегеннән сызып ташлануы да төрле сораулар тудыра. Башта аны “Гадел Русия” фиркасе әгъзасы була торып та, Владимир Путинны яклап урам җыены оештырырга җыенуы өчен фиркадән чыгардылар. Аннан депутатлыкка дәгъвачылар исемлегеннән дә төшерделәр.

Күп тә үтмәде, республиканың рәсми мәгълүмат чаралары Альберт Мөхәммәтьяровка каршы пычрак ата башлады. Альберт әфәнде үзе дә җавапсыз калмады, билгеле. Мисал өчен, үзе җитәкләгән “Евразия-Башкортстан” гәзитенең соңгы санында үзенә гаеп атучыларга усал җавап биргән язмалар һәм фоторепортажлар урнаштырган ул.

Теге яки бу кандидатның агитация язмаларын таратып йөрүчеләргә һөҗүмнәр дә булып тора. Кандидатларның ярдәмчеләре арасында кыйнашу, бер-берсенең язма кәгазьләрен яндыру күренешләре хакында да хәбәр ителә. Ә 2 мартка каршы төндә Уфаның Октябрьский районы хакимияте бинасы тәрәзәсенә билгесез кешеләр янучы сыекча салынган шешә ыргыта. Бәхеткә, тәрәзә ватылмый. Бина сакчысы тышка чыгып янгынны сүндерә һәм полиция хезмәткәрләрен чакыра.

Менә шундый хәлләрдә узды сайлауларга әзерлек. 2 март кичендә һәммә төрле агитация эшләре тыела. Шулай да 3 март көнне, ягъни тынлык көнендә, "Гадел сайлаулар өчен" хәрәкәте вәкилләре Уфа циркы каршында урам җыены үткәрәчәген белдерде. Анда алар маймыл битлекләре киеп чыгарга җыена һәм сайлаулар нәтиҗәләрен бозып күрсәтүчеләргә, шул исәптән Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә тискәре мөнәсәбәтләрен белдерәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG