Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дим халкы хакимгә ризасызлык белдерә


Башкортстанда сайлауларга әзерлек барышында кайбер җәнҗаллар да булып тора. Уфаның Дим районында урам җыенына чыгучылар шушы районга 17 ел буе җитәкчелек иткән хакимнең эшеннән китүен таләп итә.


Уфаның Дим районы башкаладан аерылып торган бер утраучыкны хәтерләткән төбәк. Биредә хакимият башлыгы вазифаларын 17 ел инде Зыфар Хәкимов башкара. Республиканың башка бер генә районында да шушы кадәр вакыт хаким булып торган җитәкче калмады бугай инде. Нинди генә яхшы кеше булса да, ул андагы халыкны шактый җиләткән, ялыктырган булырга мөмкин. Аннан һәркемгә дә ярап та булмый, билгеле. Шулай да Дим районы башлыгына дәгъвалар узган елларда ук әйтелә килә иде.

Хәзер Русия президентын сайлаулар һәм Уфа шәһәр шурасына депутатлар өчен тавыш бирү алдыннан Башкортстанда җәмәгатьчелекнең аеруча җанланган чагы. Менә шушы дәррәү “уяну” вакытында, Дим районы халкы да үз фикерләрен өстәгеләргә җиткерү хәстәрен күрде.

Дим районында хакимгә каршы урам җыеннары ике көн рәттән – 1 һәм 2 март көннәре булып алды. Район җәмәгатьчелегенә урам җыенын оештыруга беренче көнне үк киртәләр корылган. Митинг үткәрәсе урынга түрәләр зур машиналар һәм тракторлар кертеп тезгән. Шулай да урам җыены булды һәм аның барышын полиция хезмәткәрләре читтән күзәтеп торды. Район халкы Зыфар Хәкимовның 17 ел буе җылы кәнәфидә утырып, тормышны җиңеләйтү өчен берни дә эшләмәвен әйтә.

“Шушы вазифаны ул дус-ишләрен һәм туганнарын баету, аларга ярдәм итү өчен генә файдалана”, дип белдерә алар. Әлеге митингны республиканың рәсми матбугат чаралары яктыртмаса да, Рен-тв Уфа телевидение каналы тәфсилле күрсәтте һәм кешеләрнең фикерләрен ишеттерде. Республиканың иң югары җитәкчеләре район халкының аһ-зарын ишетерме, анысын инде киләчәк күрсәтер.
XS
SM
MD
LG