Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:54

Төркестандагы татар-башкорт студентлары Русия президентын сайлады


Артур Шәехов (с), Наил Газизов һәм Булат Газизов

Артур Шәехов (с), Наил Газизов һәм Булат Газизов

Кулларында Русия паспорты булган чит илләрдә яшәүчеләр, эшләүчеләр һәм студентлар Русия президенты өчен тавыш бирә башлады. Казакъстанның Төркестан каласындагы Әхмәт Ясәви исемендәге Халыкара Университетта сайлау 2 март, җомга көнне оештырылган.


Әлеге уку йортында Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Дагыстан һәм башка республикалардан, Русиянең башка төбәкләреннән дистәләгән студент укый. Аларның күпчелеге өчен бу җомгада Русия президентын күрсәтүдә катнашулары тәүге, беренче сайлау булып тора икән.

“Безгә пәнҗешәмбе көнне, иртәнге якта дәресләр алдыннан, университет бинасында Русия президентын сайлау оештырылачагын әйттеләр. Без ул көнне бераз аерымланып, кемгә тавыш бирергә икән дип уйланып та йөрдек. Кич белән йокларга ятканчы да шул хакта сөйләштек. Менә бүген дәресләрдән соң сайлау бүлмәсенә кереп, тавыш биреп чыктык.

Бездә сайлау буласы билгеле булгач, теге яки бу кешегә тавыш бирегез, дип үгетләп йөрүчеләр булмады. Кечкенә бер бүлмәгә кереп бюллетень алдык. Чаршау артына кереп, намзәтләр исемлеге белән танышып, кемгә кем ошый, шуны күрсәтеп, бюллетеньне тартмага төшердек. Тирә-якта бернинди веб,видеокамералар күренмәде. Бүлмәдә безнең мәгълүматларны язып утыручы дүрт хатын-кыз бар иде.

Сайлауларда беренче тапкыр катнашуыбыз. Шулай да без бәйрәм рухын тоймадык дияргә була, рухи күтәрелеш тә сизмәдек. Шулай да бу беренче сайлау күңелдә нинди дә булса эз калдырыр”, дип сөйләде безгә Әхмәт Ясәви исемендәге университетка Татарстан һәм Башкортстаннан килеп укучы студентлар Булат Газизов, Артур Шәехов һәм Наил Газизов.

Биредә укучы татар һәм башкорт яшьләре гадәттәгечә, җомга көнне кич белән чәйханәгә барып, күңел ачарга җыеналар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG