Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сайлауда гаделлеккә өндәгән битлек-тамаша үтте


Битлек-шоу. Уфа, 3 март, 2012 ел
Битлек-шоу. Уфа, 3 март, 2012 ел

3 март көнне Уфаның цирк бинасы каршында битлек-шоу флеш-мобы булды. Хокук яклаучы, “Иң намуслы күзәтүче” хәрәкәте җитәкчесе Эдвард Мурзин оештырган шушы урам тамашасы “Сайлаулар гадел үтсен” дигән өндәмә белән әзерләнгән.


Битлек-шоуда сигез кеше катнашты. Алар “Кычкыру” исемле американ триллерындагы кеше үтерүче битлеген кигән һәм кулларына “анонимуслар”ны гәүдәләндерүче елмаеп торган Гай Фокс битлекләрен тоткан.

Эдвард Мурзин әйтүенчә, әлеге мәзәк тамаша өчен урын очраклы сайланмаган. “Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чуров әфәнде былтыр дәүләт думасына сайлауларда үзен фокусчы итеп күрсәтте. Без Уфа циркына аның исемен бирүне тәкъдим итәбез”, ди Эдвард Мурзин.

Эдвард Мурзин әңгәмә бирә
Эдвард Мурзин әңгәмә бирә
Битлек-шоуда катнашучылар явыз үтерүче битлеген күрсәтеп ала да, аннан аны елмаеп торучы битлек белән каплый. Моның мәгънәсен Эдвард әфәнде болай аңлата: “Хакимиятләр халыкны ныклап изә башласа, ул үзенең хушкүңеллелеген читкә куеп, усаллыгын да күрсәтә башларга мөмкин”.

Урам тамашасын оештыручылар әйтүенчә, алар әлеге чараны ике көн элек кулга алынган “Гадел сайлаулар өчен” хәрәкәте вәкиле Кирил Михайловка теләктәшлек белдерү өчен дә оештырган.

Битлек-шоу
Битлек-шоу
Битлек тамаша флеш-мобы 25 минут чамасы дәвам итте. Тамашаны полициянең өч хезмәткәре читтән күзәтеп торды. Аларның берсе бу тамашаны видеокамерага да төшерде. Республиканың рәсми мәгълүмат чаралары, шул исәптән БСТ каналы белән “Башинформ” агентлыгы хәбәрчеләре дә тамашаны видеога төшерде һәм чарада катнашучылар белән әңгәмә оештырды. Урамда үтеп баручылар әлеге мәзәк җыенга кызыксыну белдереп, читтән карап торды.

XS
SM
MD
LG