Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда берничә интернет сәхифәгә керү тыелды


Таҗикстандагы дүрт интернет провайдерларның өчесе бүген берничә сәхифәне япты. Алар арасында Facebook һәм Zvezda.ru порталы да бар. Алар кичә Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон турында тәнкыйди язма урнаштырган иде. Бу мәкаләне күчереп баскан башка сәхифәләр дә ябылган.

РИА-Новости хәбәр итүенчә, провайдер ширкәтләренең берсе хөкүмәтнең элемтә хезмәтеннән “кирәк булганга күрә” кайбер сәхифәләрне ябарга дигән күрсәтмә алган.
XS
SM
MD
LG