Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда парламент сайлауга 65 процентлап кеше килгән


Иранда җомга көнне булган парламент сайлауга, беренчел мәгълүматларга күрә, 65 процентлап кеше килгән.

Сайлау алдыннан Иранны рухани җитәкчесе аятулла Али Хаменеи ватандашларын сайлау бүлекләренә килергә чакырган иде. Шул юл белән ул ил җитәкчелегенең сайлау системасына ышаныч белдерүен күрсәтергә теләде. Белгечләр әйтүенчә, 2009 елда Мәхмүт Әхмәдиниҗад кабат президент булып сайланганда, оппозиция чыгышлары нәтиҗәсендә, хакимиятләрнең төшкән дәрәҗәсен хәзер күтәрү кирәк.

Бу сайлауда Али Хаменеи тарафдарлары парламентта күбрәк урынга ия булыр дип көтелә. Хаменеи өч ел элек Әхмәдиниҗадның җиңүен хуплаган иде. Аннан соң аларның аралары кискен суынды. Әхмәдиниҗад тарафдарлары яңа парламентта әзрәк булыр дип фаразлана.

Әхмәдиниҗадның Гармсар шәһәреннән сайлауга чыккан кыз туганы Парвин Әхмәдиниҗадның җиңелүе билгеле булды инде.
XS
SM
MD
LG