Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида экстремист төркем әгъзалары тоткарланган


Новосибирскида экстремист төркем әгъзалары тоткарланган. Алар узган ел ахырында куркыныч җинаять кылуда шикләнелә.

Русиянең террорга каршы комитеты хәбәр итүенчә, тоткарланган биш кеше “Новосибирский җәмәгате” оешмасына кергән булган. Бу оешма Төньяк Кавказдагы сугышчыларны акча белән тәэмин итеп торган дип хәбәр ителә. Тикшерү мәгълүматларына күрә, алар акчаны талау, янау юлы белән тапкан.

Тентү вакытында кораллары, шартлаткыч ясау әйберләре, күчмә радиостанция, дини-экстремист әдәбият табылган.
XS
SM
MD
LG