Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янындагы шәһәрләрдә кешеләрне сайлауга күпләп китерәләр


Мәскәү янындагы шәһәрләрдә күзәтүчеләр кешеләрне сайлау бүлекләренә күпләп китергәнне теркәгән. Сайлаучы хокукларын яклаучы “ГОЛОС” ассоциациясе хәбәр итүенчә, тавыш бирү канун бозу белән бара.

Элекке сайлауда Мәскәү янындагы шәһәрләрдә 70 мең башка урында тавыш бирү хокукы кәгазе таратылган булса, бу юлы 105 мең җитми калган. Пушкино шәһәрендә әнә шундый кәгазьле кешеләрне автобусларга төяп күпләп китергәннәр. Русия эчке эшләр министрлыгы Мәскәү идарәсенең Иҗтимагый шура әгъзасы Александр Куликовский: “ВДНХ метросы янына җыелган кешеләрне автобусларга төяп “Пушкинский” спорткомплексына китерәләр”, дип белдерә.

Солдатларны да күпләп китерәләр. Балашихадагы 58-нче бүлектә алар бюллетеньнәрне алгач, командирлары карап торганда тавыш биргәннәрен теркәгән видеоны күзәтүчеләр интернетка урнаштырды инде.

Ростовтагы Дон шәһәрендә алты сайлау бүлегендә бюллетеньнәрне тавыш бирү залында түгел, ә аның янындагы бүлмәдән биргәннәр. КПРФ күзәтүчеләре һәм тавышка ия комиссия әгъзалары әлеге канун бозу турында шикаять иткән, әмма рәисләр теркәүдән баш тарткан.

Новошахтински шәһәрендә КПРФ-тан хәл итү тавышына ия комиссия әгъзасы Лидия Грамакованы сайлау бүлегеннән мәҗбүри чыгарып җибәргәннәр.
XS
SM
MD
LG