Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олугъ сайлау уңаеннан халык өмидләре


Владимир Путин сайлау кичендә Манеж мәйданында җыелган тарафдарлары алдында, Мәскәү, 4 март 2012
Владимир Путин сайлау кичендә Манеж мәйданында җыелган тарафдарлары алдында, Мәскәү, 4 март 2012

Менә янә тавыш бирдек. Бу юлы шушы сайлавыбызның нәтиҗәләрен элеккечә 4 ел түгел, ә 6 ел буе җилкәбездә йөртергә тиеш булабыз. Татарстан, Башкортстан, Мордовия һәм Кавказ республикаларындагы киңкүләм яклауга "рәхмәт".

– Сайлауга барасыңмы? Кемгә тавыш бирәсең?

Соңгы көннәрдә таныш-белешләр минем белән шулай гына күреште. Аннары төп сорау яңгырады:

– Кем президент булыр икән?

И, Ходаем, кем булсын! Путин инде! Иске бер тиен кебек һаман шул Путин.

Моңа ирешү өчен махинацияләр, хәрәмләшүләр, ялганнар, бюллетень ташлаулар – барысы да хәтфәдән юрган булды.

Әмма күпләрнең күңеленә никадәр генә авыр булса да, чынбарлыкны да танырга кирәк – халыкның күпчелеге чыннан да Путинга ышанып тавыш бирә. “Минем танышлар арасында аңа тавыш бирүчеләр булмады”, диючеләр урамга чыгып халыктан сораштыру үткәреп карасын. Бауман урамында эшсезлектән интегеп йөргәннәрдән түгел. Әйтик, Максимова урамында. Яки Фучикта. Шәһәр ошамаса, авылда. Чытыда йә Әлдермештә.

Моның сәбәпләре күп: халык алданган да, буталган да, туйган да. Иң мөһиме - аңа үз сайлавының әһәмиятен, мәгънәсен аңлау мөмкинлеге бирелмәгән. Аның өчен инде барысы да алдан хәл ителгән.

Ни өчен Путин?

Бу сорауга башлыча ике төрле җавап аласың. Беренчесе – Путинны сайларга кушалар. Икенчесе - Путинны булмаса, кемне? Башка кандидатлар юк бит янәсе! Олигархнымы, 1996 елгы сайлауда авызына үзе пешеп төшкән коймакны дә эләктерә алмаган ата коммунистнымы, котырган Жириновскийнымы, әбиләр әйтмешли “ни ултара, ни пултара” булган аумакай Мироновнымы? Ә Путин “пенсияне биреп бара, хезмәт хакын түлиләр”. Путин – ул стабильлек. Ә без – стабильлек яклы. Башкалар килсә, сугыш башлана, Алла сакласын! Сугыш кемгә кирәк? Сугыш кирәкми икән, димәк, Путинны сайлыйбыз!

Нәкъ шушы Путин хакимияте вакытында милли мәгарифкә иң зур һөҗүм булганын таныган кешенең дә авызыннан “Ярар инде, аның каравы стабильлек...” дигән сүзләр сытылып чыга. Шулай булгач, Путинны сайламыйча, кемне сайлыйбыз инде! Бәрәңге белән ипидән аермады бит Путин, сайламыйча тагы! Әле бер танышым сөйләп тора: “Путин үтмәсә, әти урамга мылтык күтәреп Путинны якларга чыгам дип әйтә”, ди.

Бу сайлау таныш безгә. Русия халкы өчен бераз яңалыграк бу күренеш. Ә без бит инде “стабильлек һәм сугыш булмасын” өчен тавыш биреп пешкән халык. Атларны кичүдә алыштырмыйлар, “иске сәгать дөрес йөри” дип тукылдау безнең инде канга сеңгән.

Русия кат-кат бер кешенең кәнәфидә утыруына тәки ияләнә алмый. Ә без, Татарстан-Башкортстандагылар, инде аңа күптән ияләнгән. Без бит егерме ел бер президент белән яшәгән халык – тулы бер кеше гомере! Кемдер туган, үскән, укыган, эшли башлаган - ә җитәкче шул бер үк кеше. Затлы, гомергә бер генә ала торган тун кебек. Модадан чыкканын беләсең, ләкин чыгарып ташлап та булмый, нәгаләт...


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG