Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре Һомс, Кусаирны утка тотты


Сүриянең Төркия чигеннән ерак булмаган Җәбал әз-Зәвия шәһәрендә оппозиция ягына чыккан хәрбиләр һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында бәрелешләр булды. Сүриядә кеше хокукларын күзәтүче үзәк хөкүмәт гаскәрләренең бер солдаты үтерелгән, оппозиция ягына чыгучы берничә кеше яраланган дип хәбәр итә.

Бүген шулай ук Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре Лүбнән чиге буендагы Кусаир шәһәрен утка тотты. Дистәләгән тыныч халык күршедәге Либанга качарга мәҗбүр булды, дип хәбәр ителә.

Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре Һомс шәһәренә яңа һөҗүм башлады. Оппозиция активистлары әйтүенчә, Шәһәрнең Халдия, Баб Сбаа, Һәдер өлешләренә һәм Баба Амрдан кешеләр киткән урыннарга ут ачылган. Пәнҗешәмбе көнне Баба Амрны хөкүмәт гаскәрләре үз контроленә алган иде.

Сүрия хакимияте, Баба Амрда кораллы төркемнәргә каршы көрәш бара, дип белдерә.

Бүген иртән Сүриядә үтерелгән ике Көнбатыш журналистының җәсәде Парижга китерелде. АКШ журналисты Мэри Колвин һәм Франция хәбәрчесе Реми Ошлик 22 февраль көнне Һомс шәһәренең Баба Амр өлешен хакимият гаскәрләре утка тотканда үтерелгән иде.

Җомга көнне Һомска һуманитар ярдәм китергән Халыкара Кызыл Хач вәкилләре бүгенгә кадәр аны Баба Амрда яшәүчеләргә тапшыра алмаганнарын әйтә. Хакимият иминлек сәбәпле бу районга керүне тыя.

БМО мәгълүматларына күрә, узган елның март аеннан бирле Сүриядә хөкүмәткә каршы протест чараларында җиде мең ярым кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG